Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Владимир Гарев беренче мең тоннаны эшләгән

Дүшәмбе, 13 август көнне игеннәрне урып-җыю эшендә комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәт ярышының икенче бишкөнлегенә йомгак ясалды һәм бишкөнлек алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды (комбайнчыларга - 2000, ә аларның ярдәмчеләренә һәм шоферларга – 1000 сум).

“Лексион“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Агро-Основа“ ҖЧҖ дән  Владимир Нестеров алдынгы булган, биш көн эчендә ярдәмчесе – улы Руслан белән  ул 283 тонна бөртек суктырган (барлыгы  657 тонна).
“Нью-Холланд“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Анисимов О.А.“ КФХ дан Александр Анисимов алдынгы дип  танылган (рәттән ике бишкөнлек алдынгысы), ярдәмчесе Евгений Храмышев белән ул  Дон-1500 комбайнында  биш  көн эчендә 420 тонна бөртек суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле 870 тонна).
“Акрос“ һәм “Мега“ комбайннарында эшләүче  комбайнчылар арасында бишкөнлек алдынгысы (ул да рәттән икенче тапкыр алдынгы)  “Кулон“ а/ф-дан Владимир ГАРЕВ беренче мең  тоннаны эшләгән, ярдәмчесе – ир туганы АЛЕКСАНДР белән  ул “Акрос-580“ комбайнында биш көндә 385 тонна бөртек суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле – 1014 тонна).
“Нива“ һәм “Енисей“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында 5 көндә иң яхшы  күрсәткечләр “Агро-Основа“ ҖЧҖ дән Ришат Хәмзиндә, СК-5 “Нива“ комбайнында ул ярдәмчесе – улы Рафис белән 136 тонна  бөртек суктырган (барлыгы 285 тонна).
Шоферлар арасында комбайннардан ындыр  табагына 5 көндә  “Кулон“ а/ф-дан МАЗ шоферы Александр Парфенов барыннан да күбрәк бөртек ташыган – 524 тонна (барлыгы 1244 тонна).
Башка урып-җыю эшләре алдынгыларының фотоларын безнең  сайтта – novoshishminsk.ru - карагыз.

Азат Мусин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев