Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Волчья Бистәсендә үзара салым, салымнар, бюджетның үтәлеше турында фикер алыштылар

20 сентябрьдә Волчья Бистәсендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы күчмә киңәшмә булды.

Киңәшмә башланганчы район башлыгы Вячеслав Козлов анда катнашучылар – АҖ башлыкларын һәм бухгалтерларны, район Советы һәм башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләрен ҮКС нең яңа җитәкчесе Светлана Мартышова белән таныштырды. Аннан ул сентябрьдә туган Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь  Котованы һәм Красный Октябрь АҖ башлыгы Владимир Захаровны туган көннәре белән  котлады.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үзара салым буенча булган акчаларны тоту һәм 2018 елда эшләнгән эшләр турында сөйләде. Күп  эшләр  100 % үтәлгән, ә менә юлларга вак таш җәю буенча хәлләр шәптән түгел, кайбер АҖ дә эшләр әле башланмаган да, гәрчә җыелган акчаның яртысыннан артыгы нәкъ менә шуларга бүлеп куелган булса да. Ул Буревестник АҖ дә планнар үтәлеше барышына тулырак тукталды.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк әлеге авыл җирлегендә социаль өлкәгә кагылышлы учреждениеләр (мәктәп, АМЙ, китапханә, почта, ФАП) эшчәнлеге турында сөйләде. Төзекләндерү, бигрәк тә мәдәният  учреждениеләре тирәсендә даими төстә максатчан эш алып бару кирәклеге турында билгеләп үтте ул.
Әлеге учреждениеләр биналарын ягу сезонына әзерләү штат режимында алып барыла, бу турыда башкарма комитет  җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Габетдинов информация ясады. Инфраструктураның башка объектлары торышы, аерым алганда, су белән тәэмин  итү,чишмәләр  канәгатьләнерлек хәлдә булуын әйтеп үтте, җитешсезлекләрне бетерү буенча эш  алып барыла.
Төзекләндерү буенча үткәрелгән икеайлык нәтиҗәләре һәм җирлек территориясенең санитар торышы турында  административ комиссия секретаре Лилия Суфиянова сөйләде. Икеайлык барышында байтак эшләр эшләнсә дә, бүгенгесе көндә АҖ территориясенең санитар-экологик торышы тиешле дәрәҗәдә түгел: 19 сентябрьдә адм. комиссия тарафыннан үткәрелгән рейд барышында төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган.
Район Советының оештыру бүлеге  начальнигы Ольга  Лаврентьева район масштабында төзекләндерү буенча фотопрезентация белән авыл җирлекләрен карап йөрүләр хакында җиткерде. Гомумән, хәлләр торышы яхшы, тик вак-төяк җитешсезлекләрне төзәтәсе бар (кайбер урыннарда корыган агачларны җыеп алырга, коймаларны төзәтергә һ.б.). Ул үткән киңәшмәдәге финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча беркетмәнең үтәлешен дә укып үтте.
Аннан соң районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2018  елның 8 ае өчен бюджетның үтәлеше, салымнар җыю, АҖ-дә кредитор һәм дебитор  бурычлар турындагы информация белән чыгыш ясады.
Милекне исәптән төшерү, аукционда җир участокларын һәм муниципаль милекне сату, АҖ-ләрдә зиратларны рәсмиләштерү турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы  рәисе Наталья Попкова, ә документларның кәгазьдә һәм электрон әйләнеше, АҖ башкарма комитетларында эш документларын алып бару хакында гомуми бүлек начальнигы Татьяна Кривошейкина хәбәр итте.
Физик затлардан салым җыю буенча эш башланды. Бу хактагы информация белән Черемухово һәм Шахмай авыл җирлекләре башкарма комитетларының баш бухгалтерлары чыгыш ясды.
Киңәшмәдә шулай ук физик шәхесләрнең үзйөрешле машиналарына, тракторлар һәм аларның тагылмаларына техник карау үтүенә күзәтчелек итүгә, аларны теркәлмәгән һәм идарә итүгә рөхсәтсез килеш файдалануга юл куймауга нык  игътибар бирелде.

Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев