Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чишмә районында коронавирустан прививканы 100гә якын кеше ясаткан

18 гыйнвардан COVID-19дан вакцинация башланды

Татарстанда коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитетны яз ахырына формалаштыру күздә тотыла. Бүгенге көндә прививка - авырудан саклануның бердәнбер нәтиҗәле ысулы.

COVID-19дан вакцинацияләү Яңа Чишмә районында да башланды. Безнең белән әңгәмә вакытында РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская 20 гыйнварга прививканы 95 кеше ясатканын билгеләп үтте. Алар арасында, РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручыдан алып, медиклар, райгаз хезмәткәрләре һәм пенсионерлар бар.

Беренчеләрдән булып (2020 елның декабрь ахырында) вакцинаны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев ясаткан.

- Вакцинация алдыннан мин табиб-терапевтта тикшерү уздым, кирәкле анализлар тапшырдым һәм санитар нормаларны үтәү буенча рекомендацияләр алдым.

Прививканы 29 декабрьдә ясаттым, хәл әйбәт, - ди ул. - Икенче көнне бераз хәлсезлек булды, аннары барысы да нормальләште. 19 гыйнварда вакцинаның икенче порциясен ясадылар. Барысына да прививка ясатырга киңәш итәм, чөнки вакцинация генә коронавирустан саклауның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.

- Без 18 яшьтән өлкәнрәк булган район халкын Май ур., 8 адресы буенча урнашкан поликлиникага бушлай вакцина ясатырга чакырабыз. Белешмәләр өчен тел.: 2-27-37, - дип билгеләп үтте Наталья Роменская.

Прививка ясалачак, әгәр сез:

- COVID-19 белән авырамаган булсагыз (соңгы 6 айда);

- соңгы 14 көндә ОРВИ белән авырмагансыз икән;

- җитди хроник авырулар һәм аллергия реакцияләре булмаса;

- йөкле булмасагыз һәм бала имезмәсәгез.

Башта, язылу өчен ФАПларга, ә прививканы ясау өчен участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә, үзең белән паспорт, иминият медицина полисы һәм СНИЛС булу кирәк.

- Район халкының игътибарын вакцинаны ике тапкыр кертү схемасы озак вакытлы иммунитет формалаштырырга мөмкинлек бирүенә юнәлтәбез. Вакцинаны ясаткач (беренче һәм икенче дозалар арасында) җәмәгать урыннарында булмаска, салкын тидермәскә һәм үзеңне сакларга киңәш ителә.

Беренче вакцина коронавирустан саклау гарантиясен бирми. Вакцинацияләүнең ике этабын узганнан соң гына иммунитет формалашырга тиеш (2-3 атна дәвамында), - диде Наталья Роменская.

Бүгенгесе көндә Яңа Чишмә районында коронавирус белән авыраучылар теркәлмәгән, барлыгы 46 кеше авыраган, 44есе сәламәтләнгән, 2 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев