Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары
Район авыл хуҗалыгы идарәсе һөнәри бәйрәм алдыннан авыл хуҗалыгы производствосының һәр өлкәсендә иң уңган хезмәткәрләрне билгеләде.
… җитәкче
3 елга якын «Закрома» ҖЧҖне Рафис Хамәдиев җитәкли, хуҗалыкта күрсәткечләрнең яхшы булуында аның да өлеше зур. Җәмгыяттә 30 мең гектарга якын сөрүлек җирләре, 1500 баш МЭТ бар, шуның 550 се – савым сыерлары. Биредә бөртеклеләрдән яхшы уңыш җыеп алынган, 3 мең га уҗым культуралары чәчелгән, сөт узган ел дәрәҗәсеннән күбрәк сатыла – 9 айда аны 2019 ел белән чагыштырганда 320 тоннага күбрәк җитештергәннәр. Терлекчелек өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән.
... комбайнчы
Берничә атна дәвамында “Козлова М.И.” КФХ комбайнчысы Михаил Барсуков урып-җыюда алдынгы булды. Быел ул «Лексион-540» комбайнында 2700 тоннадан артык ашлык суктырган һәм урып-җыю кампаниясе лидерларының берсе булып тора.
Михаилның К-700 тракторы да бар, бүген ул күпьеллык карт үлән мәйданнарын эшкәртү белән мәшгуль.
- Эшне намус белән башкаручы һәм тыйнак механизатор, - ди аның турында хуҗалык җитәкчелеге.
... сыер савучы
Бүгенгесе көндә сөт саву буенча иң яхшы күрсәткечләр – «Закрома» ҖЧҖдән Валентина Труновада. Ул көн саен үз төркемендә 1 тоннадан артык сөт сава, анда 58 сыер бар.
Валентина фермага эшкә мәктәптән соң килә һәм менә инде 35 ел сыер савучы булып эшли. Ире дә янәшәдә – фермада моторист.
- Мин эшкә гадәтләнгән, бездә шартлар яхшы, азык бар, айга ике тапкыр саллы хезмәт хакы алабыз (августта 36 мең сум алдым), - ди Валентина.
... шофер
«Агро-Основа» ҖЧҖдән Ильяс Садретдинов 15 елдан артык КамАЗ руле артында эшли, ә машинасына - 30 ел инде, ул әле дә өр-яңа күренә. Шоферның техниканы карауга нык игътибар бирүе әллә каян сизелеп тора.
Урып-җыю чорында Ильяс комбайннардан ындыр табагына 3400 тоннадан артык ашлык илткән һәм ул хаклы рәвештә лидерлар рәтендә.
Бүген ул силос өчен кукуруз ташуда мәшгуль. Кышкы чорда аның тагын бер бик кирәкле һөнәре бар - Ильяс остаханәдә тимерче булып эшли.
... ТСФ мөдире
«Савельев А.А.» КФХ - районда өч тапкыр савым оештырылган бердәнбер хуҗалык. Сыер савучыларның һәм терлекчеләрнең эшен оештыруны ферма мөдире Александра Ефремова намус белән башкара. Бүгенгесе көндә хуҗалык көн саен 1300 килограммга якын сөт сата, узган ел белән чагыштырганда, арту 200 кг-нан артык тәшкил итә.
- Терлек азыгы белән без тәэмин ителгән, хезмәт хакы тотрыклы, ул бик әйбәт, бу көннәрдә терлекләрне кышкы араннарда асрауга күчерергә җыенабыз, - ди Александра.
...ясалма орлыкландыру технологы
«Архангельское» КФХ» ҖЧҖдә 10 ел сыер савучы булып эшләгәннән соң Светлана Барсуковадан ясалма орлыкландыру технологы вазыйфасына күчүен сорыйлар. Һәм менә 3 елдан артык инде ул яңа вазыйфаларны уңышлы башкара.
Бу хуҗалык терлекчелекне алып бару буенча барлык яңа һәм фәнни алымнарны уңышлы куллана. Биредә нәсел үгезләре юк, сыерларны һәм таналарны орлыкландыру Европа ысулы белән бара. Бирем дә начар түгел – бозаулар сәламәт туа, бозаулар үлеме юк, монда Светлана Барсукованың өлеше зур.
... агроном
18 елдан артык Алмаз Хөсәенов агроном булып бер ук хуҗалыкта – «Агро-Основа» ҖЧҖнең Әдәмсә бүлекчәсендә эшли.
Бүлекчәдә бөртекле культуралар 5 мең гектардан артык мәйданны били, яхшы уңыш алынган –гектарыннан 25 центнердан артык. Җитәрлек күләмдә азык культуралары үстерелгән, 1250 га мәйданда уҗымнар шытып килә. Монда Алмазның да өлеше зур.
-Хәзер без көнбагыш җыюны тегәлләү белән мәшгуль, - ди Алмаз.
... склад мөдире
«Скоков Н.А.» КФХда ашлык һәм ашламалар кайтару - сарыф итү эшенә Людмила Коновалова җаваплы.
Бу вазыйфада ул әле икенче ел гына, әмма үз вазыйфасын намус белән башкара.
Урып-җыю сезонында ындыр табагы аша 3,6 мең тоннадан артык ашлык узган. Бүген тиешле күләмдә орлык, бөртек фуражы саклауга салынган.
-Орлыкларны чистарту, сортларга аеру һәм калибрлауда 40 елдан артык агроном булып әшләгән Александр Патрикеев безгә нык ярдәм итте, - ди Людмила.
...инженер-механик
Менә инде 7 ел «Игенче» ҖЧҖдә Петр Петров инженер-механик булып эшли.
- Бик тырыш һәм җаваплы белгеч, техниканы ярата, кирәк булганда, үзе дә теләсә кайсы авыл хуҗалыгы техникасы руле артына утыра, - ди аның хакында хуҗалык җитәкчесе Раил Вәлиуллин.
- Хуҗалыкта запас частьләр белән проблемалар юк, механизаторлар да намуслы, җитди ватылуларга юл куймыйлар, хәзер техниканы кышкы саклауга кую белән шөгыльләнәбез, - ди Петр Петров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев