Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чишмә районының иң зур авылларының берсен 22 елдан артык Җәлил Гайфетдинов җитәкли

Ул Зирекледә туып-үскән кеше. Мәскәү гидромелиорация институтында укып, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән елларда гына туган авылын ташлап торган.

Район җитәкчелеге 1997 елда «Кичуй» колхозының перспективалы яшь инженерын Зирекле авыл советы рәисе вазыйфасына тәкъдим итә. 1997 елның сентябреннән бүгенге көнгә кадәр ул авыл җирлеге башлыгы булып тора, авылдашлары турында кайгыртып, санап та бетерерлек булмаган авыл проблемаларын хәл итә.
Шушы еллар эчендә авылның йөзе үзгәреп, социаль әһәмияткә ия яңа объектлар барлыкка килде, су белән тәэмин итү, урамнарны төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылган.
- Бу планда безгә республика программалары һәм гражданнарның үзара салымы бик яхшы ярдәм итә, - ди Җәлил Габдрәшит улы. - Соңгы елларда без урамнарга вак таш-комлы катнашма сала алдык, авылның үзәк урамы асфальтланган, су белән тәэмин итү буенча бик күп эш башкардык, - ди ул.
2019 елда Зирекле авылының барлык йортларына кадәр чишмә суы үткәрү төгәлләнде, шуның белән халык сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин ителде.
Программалар һәм откан грантлар ярдәмендә җирлектә күперләр ремонтланды, зиратта ярдәмче бина төзелде, урамнар кышкы чорда һәрвакыт кардан арындырылган.
Авыл җирлеге башлыгының эш көннәре, нигездә, көн кадагындагы барлык мәсьәләләр буенча халыкны кабул итүдән башлана. Авыл җирлеге башлыгы һәрвакыт сораулар һәм проблемаларның асылына төшенә, еш кына урынга чыгып, алга таба да хәл итү юлларын билгели. Шуңа күрә авыл халкы аның янына үз проблемаларын хәл итүгә ышаныч белән киләләр.
Авыл җирлеге башкарма комитеты тырышлыгы белән авылда эшлекле кешеләр саны арта бара. Авыл җирлеге башлыгы үзе дә яхшы үрнәк күрсәтә - аның хуҗалыгында бүген 6 баш МЭТ бар (шул исәптән 3 сыер).

АҖ башкарма комитеты җитәкчелегендә җирле хатын-кызлар советы, ветераннар советы, җәмәгатьчелек актив эшли, ел саен Сабантуй, Әниләр көне, Өлкәннәр көне, Җиңү көне һ.б. тиешле дәрәҗәдә үтә.
Авыл җирлеге башлыгы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр белән уртак тел таба, алар һәрвакыт барлык чараларны үткәрүдә ярдәм итә.
Бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең үз авылдашлары булуы да сөендерә, бу башкарма комитетның кадрлар сайлау буенча яхшы эшләве турында сөйли.
Җәлил Гайфетдинов актив иҗтимагый эш алып бара, АҖ һәм район Советы депутаты булып тора. Аның хезмәтләре Мактау грамоталары, Дипломнар белән билгеләп үтелде, ә 2016 елда аңа «Татарстан Республикасының җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале тапшырылды.
Һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне алдыннан без Җәлил Габдрәшит улын бәйрәм белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм яңа хезмәт уңышлары телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев