Яңа Чишмәдән 32 яшьлек Анна Логинова социаль ипотека программасы буенча торак алды
Яңа Чишмәдән 32 яшьлек Анна Логинова авыл җирендә АПК һәм социаль өлкәдә эшләүче яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен социаль ипотека программасы буенча торак алды.
Торак программасына Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды кураторлык итә, 2020 елда аңа 25 ел тула. Фондның махсус торак программалары ярдәмендә бу вакыт эчендә Татарстанның 170 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшырткан.
Ленин урамындагы ике катлы йортта ике бүлмәле фатирны кечкенә кызы белән Аннага биш ел элек биргәннәр. Моңа кадәр алар ике ел бер фатирда вакытлыча гына яшәгәннәр. Әлеге программа турында Аня танышларыннан ишетә. Аңа башта торакка мохтаҗ гаиләдән район хакимиятенә гариза язу кирәклеге турында әйтәләр. Гариза уңай хәл ителсә, документлар җыелмасы әзерләнә. Ул чиратка кую өчен район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенә тапшырыла. Аннаның кандидатурасы әлеге торак программасы шартларына туры килә. Беренчедән, аның үз торагы юк, икенчедән, ташламалы ипотека АПК да (авылда) кимендә 5 ел эшләгән гражданнарга бирелә. Фатир алганчы Аня берничә ел «Козлова М.И.» КФХда эшләгән (һәм эшләвен дәвам итә).
Ипотекага түләү 25 елга исәпләнгән, шуның биш елын Аня түләгән инде, өстәвенә, аны беренчел взностан азат иткәннәр. Яшь ана, ул кертә торган айлык сумма аның гаиләсе көченнән килерлек, ди. Әлеге ипотека буенча дәүләт субсидия дә бирә әле - аның күләме 600 мең сум тәшкил итә.
Хәзер Аня икенче никахта яши, ике ел элек аның икенче кызы туа. Яшь ана ипотеканы өлешчә ана капиталы акчалары белән капларга тели.
- Әлеге торак программасы ярдәмендә безнең аерым, төзекләндерелгән фатирыбыз барлыкка килде. Кызыбыз белән тулы булмаган гаилә булып саналсак та, миңа аны бирделәр, - диде ул. - Шуңа күрә мин бик канәгать. Айлык түләү суммасы: ипотекага да, тормыш итәргә дә җитә.
Йомгак ясап, «Социаль ипотека» программасы кысаларында күчемсез милекне сатып алу «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» (ДТФ) НО торак программалары ярдәмендә мөмкин булды. ДТФ катнашуы претендентларга кайбер өстенлекләр алырга мөмкинлек бирде. Бу беренче взносны фатир бәясеннән 10% ка кадәр киметү (максималь чикләү-30%), ә ялгыз аналар һәм кайбер башка категорияләр өчен аннан тулысынча азат итү дә мөмкин (Аня очрагындагы кебек). 7,4 % база тарифында социаль ипотеканы еллык 7% белән бирәләр. Түләп бетерүнең чикләнгән вакытын (28,5 ел) кыскартырга һәм кредитны артык түләмичә генә алдан капларга мөмкин. Сабый туганда гаилә ипотеканы түләүгә 200 мең сум акча ала. Икенче һәм аннан соңгы балалар тугач, кредитны түләү хисабына ана капиталы акчаларын кертергә мөмкин. Әгәр гаиләдә катлаулы финанс вәзгыяте туса, заемщик фатирны югалтудан курыкса – ДТФ барлык очракларны да бурычны түләүнең уңайлы вариантын (кичектерү, реструктуризацияләү һ.б.) эшләп, индивидуаль карый.
Ташламалы торак дәүләт программалары илдә, шул исәптән РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Узган ел Татарстанда милли проект буенча 37 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. ТРда бер кешегә торак белән тәэмин ителеш 27,3 кв. метр тәшкил итә.
Татарстанда торак төзелеше күләмнәре тиз темплар белән үсә. 2020 елда республикада 2,9 млн.кв. метр торакны файдалануга тапшырырга планлаштыралар, шуларның 5 мең кв. метры Яңа Чишмә районында планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев