Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ярминкә мул һәм күңелле булды

Узган шимбәдә Яңа Чишмәдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм өлкәннәр ункөнлегенә багышланган беренче көзге ярминкә узды.

Өстәвенә, ул җәйге сезоннан соң бакчалардан, кырлардан мул уңыш җыеп, әле алар озак ятарга өлгермәгән беренче ярминкә иде. Ул көнне шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХ лар алып килгән терлекчелек продукциясен сайлап алу мөмкинлеге зур иде.  
Иртәнге сәгать 8дә ярминкә гөрли иде инде. Авыл җирлекләре палаткаларны көзге яфраклар һәм миләш ботаклары белән бик матур итеп бизәгәннәр. Чабаксар авыл җирлеге 12 сумнан кәбестә, 950 сумга бал (3 литрлы банка), Екатерина авыл җирлеге 300-320 сумнан сарык ите, Акъяр авыл җирлеге сөт продукциясе, сыер итеннән фарш сатты. Ленино авыл җирлеге кукуруз, ташкабак, кабак, өй бакчасыннан алма, чөгендер, суган, кишер, бәрәңге белән сәүдә итте. Кукуруз, кабак һәм бәрәңге килограммын 10 сумнан, алма-70 сумнан, калганнары 15 сумнан. Зирекле һәм Шахмай авыл җирлекләреннән сөт һәм сөт продукциясе, корт, каймак, эремчек, катык аеруча күп иде. Красный Октябрь һәм Петропавел авыл җирлекләре палаткасында да яшелчәләр байтак, иң зур лотокта алдагы көнне генә тотылган елга балыклары селкенгәли иде.  Кайбер авыл җирлекләре башлыклары үзләре сатучылар ролендә актив чыгыш ясадылар, ә Акбүре һәм Буревестник авыл җирлекләре башлыклары аерым палаткада теләгән һәркем өчен пироглар һәм самавыр куелган өстәл әзерләгәннәр. Әлбәттә, үз кунаклары өчен традицион сыйсыз нинди ярминкә булсын соң?! Яңа Чишмә авыл җирлеге район үзәге балалар бакчалары белән берлектә коймак, кәнфит, башка кондитер әйберләре белән юл аша гына каршы якта шундый өстәлләр оештырган. Ярминкәдә халык сыйланды, танышларын, дусларын, хезмәттәшләрен очратты, бер-берсе белән аралаштылар.
Ит рәтләрендә, һәрвакыттагыча, муллык: яңа суйган терлек ите, сало, ысланган ит, фарш – 350 сум – сыер итенеке, 300 сумнан дуңгыз итеннән. Дуңгыз ите 220-240 сумнан, сыер ите 290-310 сумнан башлап. Ит чабучыларга эшсез торырга ирек бирмәделәр.
Акъяр авылыннан Галимов хуҗалыгыннан 20 түшкә тавык һәм 6 үрдәк алып килгәннәр. Сәгать 10га 4 тавык һәм бер үрдәк кенә калган иде инде.
Гадәттә терлек азыгы һәм мал-туар сата торган сәүдә рәтенә күз салдык.
- Сәгать 10 га алып килгән 10 дуңгызның бишесен сатып алдылар, - диде «Зубов А.В.» КФХ вәкиле. - 20 кг. га якын авырлыктагы бер баш өчен - 3 мең сум.  Халык шатланып ала. Башта берне, аннары берьюлы икене, ә өченче сатып алучы берьюлы өч дуңгыз баласы алды.
«Закрома» ҖЧҖ (Красный Октябрь) басуларыннан яңа уңыш белән сәүдә итү яхшы барды: берьюлы 10 капчык бодай (45 килограмм - 400 сум) һәм 10 капчык арпа сатылган. Әле тагын борчак, горчица, арыш бар.
Җиләк-җимеш агачлары һәм крыжовник, груша, алмагач куаклары үсентеләрен яхшы алдылар. Оек-оекбаш әйберләрен сатып алучылар да булды. Шулай булмыйни, чөнки тиздән салкыннар башлана бит. Өч урында сатылган кәбестәгә ихтыяҗ зур иде, аны берне-берне дә, капчыклап та алдылар. - Кәбестә бик әйбәт, - дип мактадылар сатып алучылар. Ивашкинодан килгән сатучы аны бер тонна алып килгән, сәгать 10га 200 килограмм калган иде һәм анысы да тиздән бетте. Шул ук рәттә   Яңа Чишмә КМС заводының автобусы үз продукциясен – атланмай алып килгән, әмма 10 кг-лы (4300 сум) төргәктә кисәкләргә бүленмәгән иде. Шуңа күрә сатып алучыларның күбесе кәефсезләнеп китте.
Бәйрәм ярминкәсе хөрмәтенә һава торышы да искиткеч матур иде. Кояшлы җылы көндә барлык авыл мәдәният йортлары артистларының чыгышлары бик матур һәм күңелле барды. Ярминкә дәвамында концерт программасы бик матур, бай эчтәлекле булды, үз тамашачысын һәм тыңлаучыларын тапты. Татар, чуаш, рус халык җырлары һәм биюләре, заманча биюләр тәкъдим ителде. Өстәвенә кайбер тамашачылар хәтта биюгә дә кушылды. Һичшиксез,  артистлардан башка ярминкә күңелсез булыр иде!
 

Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X