- Мондый ышаныч ничек барлыкка килде соң?
- Берничә көн элек безнең сыерыбыз чирләде һәм безгә аны юнь генә бәягә (20 мең сумга) сатып җибәрергә туры килде. Баш санын яңадан торгызуга акча җитешмәде, - дип сөйли ШЯХ башлыгы. - Ә монда менә, көтелмәгән шатлык - премия. Бу акчаларны теге сыерны саткан акчага өстәдем дә, ул тана бозау алырга җитте.
Усмановларның шәхси ярдәмче хуҗалыгын акрынлап үстергәннәр: бер сыердан башлап, аннан өч башка җиткергәннәр. Биш ел элек тагын икене алып кайтканнар. Һәм менә ул - көтелмәгән шатлык: район хакимиятеннән аларга беренчеләрдән булып сөт саву аппараты бүләк иткәннәр. Бу хәл Илшатның хатыны Алсуны дәртләндереп җибәргән һәм хуҗалыкны киңәйтү теләге уяткан, ягъни сыерларның баш санын арттыруны. Һәм шуннан бирле елдан-ел терлек саны арта барган. МЭТ өчен ишегалдында урын тарайганга, үткән елгы дүрт баш үгезне арендага алынган күрше буш урынга урнаштырганнар. Ә төзелеп беткән бинада 13 баш савым сыеры бар, кечкенә бозаулар өчен ясалган бүлектә әлегә яңа туган бер генә үгез тора.
- Шулардан сыерның берсе генә үз вакытында бозаулады, - дип сөйли Илшат. - Калганнары 3-5 айга соңарды. Сәбәбе - вакытында каплатмау, ясалма орлыкландыруның уңышсыз булуы. Гомумән нәрсәдер тиешенчә булмаган. Сөтне сатып алу бәяләре дә төште, сыерлар бозаулаган арада ул әле тагын да түбәнрәк булыр. Менә шулай борчу-шатлыклар чиратлашып йөри инде ул.
Әмма Усмановларның борчылып утырырга вакытлары юк. 18 баш МЭТ не өчәү карыйлар: Илшат үзе, Алсу һәм өлкән сыйныфта укучы уллары Илгиз. 14 яшьлек кызлары Сөмбелне әлегә хуҗалык эшенә җәлеп итмиләр.
- Хәзерлексез кешене терлек янына җибәрү куркыныч. Хәтта яңа туган бозау да, уйнап, зыян салырга мөмкин, - ди кызның әнисе. - Менә бакчада, өй эшләрендә булышсын, моңа ул кечкенәдән өйрәнеп үсте инде. Шушы эшләрне без аның белән икәү эшлибез. Ә ир-атлар язын, җәен һәм көзен һәрчак басуда бит.
Илшат 50 гектар җирне МТЗ-82 тракторында үзенең ярдәмчесе - улы белән эшкәртә, уңышны да үз комбайннары белән җыялар. 15 гектарда күпьеллык үлән үстерәләр, 35 гектарга бөртекле культуралар чәчәләр. Уңыш та яхшы булган, өстәвенә пай өчен бөртек һәм печән алганнар. Бер тюк печән ике көнгә җитә, һәр көнне үзләренең зур булмаган тегермәннәрендә фуражга бер центнер бөртек тарттыралар, шулай булгач, терлекләре тук.
- Ә сез ничек ял итәсез? Гаиләгез белән берничә генә көнгә булса да берәр кая барып ял итеп кайту мөмкинлеге бармы?
- Юк, әлбәттә. Эш акчада гына да түгел, ә бер тәүлеккә генә булса да малларны калдырып китәр кеше юк. Шуңа күрә әлегә балалар гына ял итә. Без бит алар өчен яшибез һәм эшлибез дә инде, - дип җавап бирәләр Илшат һәм Алсу Усмановлар.
Лариса Федорова.
Автор фотосы
Нет комментариев