Яшь фермер үгезләр үстерә
Безнең районда эш башлаучы фермерларга республика грантларын отучылар арасында Яңа Чишмәдә яшәүче Сергей Котов та бар, ул мөгезле – эре терлекләрне симертү белән шөгыльнәчәк.
Сергей авыл хуҗалыгы производствосында яңа кеше түгел – 2007 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң 3 ел аспирантурада укыган, диссертация яклаган, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булып тора. 2010 елдан башлап 8 ел “Кулон” агрофирмасында баш агроном булып эшләгән.
Һәм менә ул агымдагы елда үз эше белән шөгыльләнергә карар кыла. Сергей район башкарма комитетының икътисад бүлеге һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре ярдәмендә өч яңа эшче урын булдырып, МЭТ симертүне күздә тоткан (50 баштан да ким булмаган) бизнес-проект төзи. Проект уңышлы яклана һәм Сергей Котов 3 млн. сум күләмендәге грантка ия була.
Әлеге акчаларга төягече белән яңа МТЗ-82 тракторы, шулай ук ферма өчен җиһазлар сатып алына.
- Үз бизнесымны башлап җибәрү өчен мин Екатерина Бистәсендәге бөртек складлары һәм мехмастерской биналарын (алар буш иде) сатып алдым, дип сөйли Сергей. – Ферма итеп төзү өчен әлеге биналарны ремонтлауга һәм яңадан коруга шактый гына үз акчамны да керттем. Хәзер анда бетон идәннәр, утлыклар ясалган, су үткәрелгән, тирес чыгару өчен транспортер урнаштырылган, барлык тәрәзәләр һәм ишекләр җылытылган, түбә ремонтланган.
Яшь фермер бөтен Россия буйлап яшь МЭТ эзләүгә керешә һәм ул аларны Тыва Республикасында (Көнчыгыш Себердә Монголия белән чиктәш җирдә) таба.
- Җирле фермер миңа үтемле бәяләрдән, өстәвенә китереп бирү шарты белән яшь терлекләр тәкъдим итте, - дип дәвам итә безнең сөйләшүне Сергей. – 1,5 млн. сумга килештек һәм менә бер ай элек 50 баш үгезне монда китерделәр.
Яшь терлекләр матур күренәләр, алар 6-10 айлыклар (уртача авырлыклары 200 кг-нан артык), көндез киртә абзарда, ә төнлә бинага кертәләр. Хәзер анда аслыклар җәяләр, аннан соң инде үгезләр бәйләп куелачак.
Сергей Котовның 40 гектар муниципаль җире һәм 56 гектар пай җирләре бар, 2019 елдан башлап ул бөртекле һәм азык культуралары үстерәчәк. Терлекләрне ашату өчен азык сатып алган, эш башлаучы фермерга аның хезмәттәшләре дә булыша (Зөфәр Нурхамәтов, мисал өчен, үзара килешү буенча салам бирә).
Терлекләрне ашату һәм карау эшләрен Сергей әлегә үзе башкара, тик якын араларда өч эшчене – механизатор һәм терлекчеләрне эшкә алачак.
Продукцияне сатуда проблема булырга тиеш түгел, дип саный әңгәмәдәшем. “Сыер итенә сорау һәрчак бар, ярминкәләрдә катнашачакмын”, - ди ул.
Сергей Котов киләчәктә симертүдәге терлекләрнең баш санын арттырырга ниятли, аның әле ат ите җитештерү өчен атлар үрчетү белән шөгыльләнү теләге дә бар. “Башта 10 баш тай сатып алып карыйм, ә аннары күз күрер...”,- ди ул. Ә сөт җитештерү турында бирелгән сорауга ул, “әлегә уйланам гына, чөнки сөткә сатып алу бәяләре бигрәк түбән бит һәм теләгән рентабельлелеккә ирешү проблемалырак”,- дип җавап бирде.
Азат Мусин.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев