Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру

Җәйге каникул чорында яшүсмерләр төрле оешмаларга вакытлыча эшкә урнашалар, бу бердән аларны эшкә күнектерү булса, икенчедән алар һөнәри күнекмәләр дә алалар.

Без Мәшгульлек үзәге директоры Резедә Хөснуллинага мөрәҗәгать итеп, эшкә урнаштыру мәсьәләсенә кагылышлы берничә сорау бирдек.
- Резедә Гайсовна, эш бирүчеләр яшүсмерләрне вакытлыча эшкә ничек кабул итә алалар?
- Яшүсмерләргә укудан буш вакытта вакытлыча эш урыннары оештырырга теләгән эш бирүчеләр Мәшгульлек үзәге белән уртак эшчәнлек турында килешү төзиләр, анда яклар РФ Хезмәт кодексына туры китереп хезмәт эшчәнлегенең төрләре, килешүнең вакыты һәм башка шартлары турында килешәләр.
- Алар өчен нинди хезмәт хакы күздә тотыла?
- Яшүсмерләр РФ Хезмәт кодексына туры китереп гамәлдә эшләнгән вакыт (башкарылган эш) өчен эш бирүче билгеләгән хезмәт хакы алалар, ул минималь хезмәт хакы күләменнән (7500 сум) ким булмаска тиеш. Ай дәвамында балигъ булмаганнарга (эшләүче) Мәшгульлек үзәге 1275 сум матди ярдәм түли.
- Эш көненең озынлыгы күпме булырга тиеш?
- Каникул чорында балигъ булмаганнар: 15 яшьтән 16 яшькәчә балалар көненә 5 сәгатьтән артык эшләмиләр (атнага 24 сәгать); 16 яшьтән 18 яшькәчә үсмерләргә эш сәгате 7 сәгатьтән артмаска тиеш (атнага 36 сәгать).
Яшүсмерләр кабул ителгән эш урыннары хезмәт иминлеге шартларына җавап бирергә тиешләр.
Тормыш хәле авыр булган яшүсмерләргә эшкә урнаштырганда өстенлек бирелә. Бу ишле, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаилә балалары, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев