Хәзер районда боз тыгылуларга юл куймау буенча чаралар үткәрелә: 2,5 км-дан артык елга юлы куаклардан һәм ауган агачлардан арындырылган, су акваторийларында бозны кисү һәм каралту планлаштырылган, коткару эшләре үткәрү өчен йөзү чаралары әзерләнгән, ГТС ның торышы тикшерелә, "Алексеевскдорстрой" ААҖ ның Яңа Чишмә участогы тарафыннан 5000 тонна ПГС һәм 1000 тонна вак таш әзерләнгән, елга һәм сулыкларга якын урыннардагы санкцияләнмәгән чүплекләр юкка чыгарылган.
Яңа Чишмә районы буенча районның тугыз торак пунктына су басу куркынычы яный (Яңа Чишмә, Петропавел, Красный Октябрь, Әдәмсә, Ленино, Акъяр, Екатерина, Черемухово һәм Архангел). Бу авылларда куркыныч зонада 176 йорт урнашкан һәм аларда 641 кеше яши (шул исәптә 147 бала). Йортларның иң күбе район үзәгендә: 129 йорт, аларда 485 кеше яши, калган авылларда 3-10 йорт.
Районда язгы ташуга - су басуларга каршы комиссия оештырылды, су басулар чорына хәзерлек буенча төп чаралар исемлеге расланды.
Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы төзелгән, хәлләрне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар кабул итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда Шушма елгасы буенда боз тыгылу куркынычы янаган ике участок бар (район үзәгендә үзәк күпер янында һәм Архангел Бистәсендә), аларда шартлату эшләре алып бару өчен районның ГТХ комиссиясе республикадагы тиешле хезмәткә заявка биргән.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенә сыек терлекчелек калдыклары, минераль ашламалар, агулы химикатларның сулыкларга агып Район авыл хуҗалыгы идарәсенә сыек терлекчелек калдыклары, минераль ашламалар, агулы химикатларның сулыкларга агып төшүенә юл куймаучы санитар-экологик чаралар үткәрү буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының эшенә юнәлеш бирергә тәкъдим ителде.
Авыл җирлекләре башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә халыкны, терлек-туар һәм матди байлыкларны су баса торган территорияләрдән, бигрәк тә югарыда атап үтелгән торак пунктларда, эвакуацияләү зарурлыгы туган очракта вакытлыча урнаштыру пунктлары, көймәләр һәм башка коткару чараларын хәзерләү турында кайгыртырга кирәк. Су агыза торган бөтен корылмаларны да кардан һәм боздан чистартырга, сулыклардагы боз өстенә кисәтү билгеләре куярга кирәк.
Язгы ташу чорында газ, энергия һәм су белән тәэмин итү, күперләр нормаль эшләргә тиеш. Карарда тиешле хезмәтләр алдына тәгаен бурычлар куелды.
Су басу куркынычы янаган җирдә яшәгән халыкка алдан хәстәрен күрү мәслихәт. Гадәттән тыш хәлләр туган очракта телефон номерларын белеп тору да зыян итмәс:
1. Районның бердәм диспетчерлык хезмәте - 01, 112, 101 (кәрәзле телефон), 2-30-01
2. Полиция - 02, 2-26-73, 102 (кәрәзле)
3. Ашыгыч ярдәм -03, 103, (кәрәзле элемтә)
4. Райгаз - 04, 104 (кәрәзле элемтә)
5. Район башкарма комитеты - 2-20-07, 2-20-09, 2-20-02
6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты - 2-20-08
Нет комментариев