Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юл төзүчеләр бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршылый

Районда юллар торышы елдан-ел яхшыра бара һәм монда “Алексеевскдорстрой“ ААҖ нең Яңа Чишмә участогы юл төзүчеләре куйган хезмәт өлеше шактый зур.

Аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без участок начальнигы Динар ӘХМӘТШИН белән очраштык һәм башкарылган эшләр турында сөйләвен үтендек.

- Агымдагы елда  яңа юллар төзү һәм  булган автомобиль юлларына капиталь ремонт ясау буенча байтак эшләр  эшли  алдык, -  дип билгеләп  үтте  ул. - Эшне районның  барлык  торак пунктларында да алып бардык. Бүгенге көнгә 240 млн. сумнан артыклык эш башкарылган.
- Кайда һәм нинди эшләр  эшләнде? Иң мөһимнәрен  атап үтегез әле.
- Беренче  чиратта, әлбәттә, бу Новопоселенная Лебедка авылына чаклы озынлыгы 3 километрдан арткан капиталь юл (33 млн. сумлык),  анда вак таш-комлы катнашма салынды, ә авыл эчендә 500 метр арада асфальт  түшәлде. Икенчесе – Бакташ поселогына чаклы 49 млн. сумга  төшкән 4,8  километр озынлыктагы юл. Бүген анда суүткәргеч улаклар төзелеше төгәлләнеп килә.
- Әйе, бу социаль әһәмияткә ия һәм кирәкле объектлар. Әлеге  авылларда яшәүчеләр сезгә, юл төзүчеләргә, бик рәхмәтле.
- Район  үзәгендә дә байтак эш эшләнде. Яңа биш автомашиналар туктап тору  урыны төзелде, республика программалары буенча Горький, Болын, Буреев, Заливная, Отрадная һ.б. урамнарда юл-урам челтәрләренә асфальт түшәлде (14 млн сум тирәсе).
Безнең  юл төзүчеләр Яңа Чишмә – Новотроицк, Акъяр -  Шонталы, Яңа Чишмә – Чуаш Чабаксары автоюлларында да эшлиләр . Монда 6 километрдан  артык юлга асфальт җәелгән.
- Соңгы елларда үзара салым акчаларына авылларыбыз урамнары да төзекләндерелә, бу эшләрне дә сез башкарасызмы?
- Әйе, без кайбер  торак пунктлардагы юлларга (Волчья Бистәсе, Ленино, Черемухово Бистәсе, Тубылгы Тау һ.б.) вак таш-комлы катнашма салабыз. Моннан тыш, район үзәгендә урамнарда чокырларны ямау эшләрен дә (ремонт)  башкарабыз.
Гомумән, без 214 километр  автоюлны тиешле тәртиптә тоту өчен җаваплы, моңа 60 млн. сумга   якын акча бүлеп бирелә.
- Безнең  укучыларыбызны  Архангел һәм Черемухово Бистәләренә кадәр юлларга кайчан асфальт түшәлүе кызыксындыра?
- Агымдагы елда бу эшләр бераз башланды инде. Черемухово Бистәсенә кадәр 2 км асфальт ясалды (шуның 800 метры 2019 ел планы хисабына), ә Архангел Бистәсе ягына таба язын 1 км асфальт юл ясалды. Хәер, яхшы юллар бик кыйммәткә төшсә дә, 2019-2020 елларга республика финанслауны вәгъдә итте һәм без әлеге авылга чаклы асфальт түшәүне төгәлләргә тиешбез.
Белешмә өчен. 2 катлы  асфальт-бетон капламлы яңа юл “киеме“нең 1 чакрымы 25 млн. сумга якын тора.
- Тиздән кышкы сезон башлана, юлларны кышын карап тотуга әзерлек ничегрәк тора?
- Соңгы елларда аерым проблемалар булмады, кышны нык коралланып каршы алабыз. КамАЗ а/м базасында  7 КДМ әзер, алар комлы-тозлы катнашма (КТК) сибәчәк, 4 автогрейдер , 5 өем (отвал), “Урал“ а/м базасында 1 ротор, бульдозерлар һ.б. бар. 11 мең тонна КТК һәм 500 тонна чиста  тоз әзерләнгән. Безнең юллар кышын да һәрчак чиста һәм үтеп йөрерлек хәлдә  булыр дип уйлыйм.
- Динар Фаилевич, үзегезнең һөнәри бәйрәмегез алдыннан кемнәрне билгеләп үтәр идегез?
Безнең  коллективта (бездә 130 кеше), нигездә, барлык эшчеләрдә намуслы һәм хезмәт сөючән. Ә бүген исә  мин мастерлар Александр Щипанов  һәм Иван Попков  җитәкчелегендәге бетон эшләре буенча оештырылган яңа  бригаданы, шулай ук АБЗ мастеры  Александр Дорофеевны, үзбушаткыч машина шоферы Сергей Шешолинны һәм АБЗ операторы Владимир Кривошейкинны аерым атап үтәр идем (алар Яңа Чишмә районы  башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар һәм бүген бәйрәм хөрмәтенә Алексеевскида тантаналы чарада тапшырылды.
- Кызыклы әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт, безнең  редакция  исеменнән дә һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез!
Азат Мусин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев