Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз эшенең остасы

17 мартта торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Бүгенге язмабыз нәкъ менә шушы өлкәдә - «Яңа Чишмә ТКХ» МУП да намуслы хезмәт куючыларның берсе турында булыр.


Өлкән слесарь-сантехник Динар Артюхин әлеге оешмада 2004 елның 5 февраленнән бирле эшли. Эшли башлагач, бер елдан инде сантехник эшен һәрьяклап үзлегеннән өйрәнгән.  Аларның бригадасы күп фатирлы йортларда салкын су белән тәэмин итү һәм суны агызып җибәрү системасына хезмәт күрсәтә.  Ул сөйләгәнчә, анда  яшәүчеләрдән кергән заявкалар буенча эшлиләр, трубопроводлар буенча подвалдагы барлык эшләрне дә алар башкара. 
- Йортларга капиталь ремонт ясалганчы торбалар чуеннан ясалган иде, хәзер бар җирдә дә яңа полипропилен торбалар, эш тә кимеде. Нигездә, подвалда краннар алыштырабыз. Канализация торбалары тыгылгач, без аларны салдырабыз һәм чистартабыз, - дип, Динар безгә үз эшенең нечкәлекләре нидән гыйбарәт булуын аңлатты.
Динар һәм аның ярдәмчеләре үз эшләрен белеп башкара, йортларда яшәүчеләрдән шелтәләр юк. Чыннан да, бу бик кирәкле хезмәт, боларны башкарыр кеше - бригада булмауны күз алдына китерүе дә кыен. Авраллар (ашыгыч эш) сирәк була, тик аларга юл куелмау сантехник эшенә дә бәйле бит.
Динар Яңа Чишмә районына 1995 елда туганнарына килә һәм шунда төпләнеп калырга хәл итә. Тумышы белән ул Биектау районыннан. Армия хезмәтендә булганнан соң, Казан җиңел сәнәгать техникумында укыган, Казанда эшләгән. Яңа Чишмәгә килгәч тә берничә ел «Сельхозтехника»да кислород цехы начальнигы, склад мөдире, комбайнчы булып эшләгән. Оешма ябылганнан соң ике ел «шабашкада» йөргән. Һәм инде менә 15 ел, үз эшенең остасына әверелеп, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП да слесарь-сантехник булып эшли. Яхшы  эшләгәне өчен «Үз эше өлкәсе белгече» номинациясендә ике тапкыр - 2013 һәм 2016 елларда Сабан  туенда район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
- Грамоталы, менә дигән белгеч, намуслы, җаваплы хезмәткәр, яхшы кеше, - диләр аның хакында хезмәттәшләре һәм җитәкчелек.
- Эшегез ошыймы соң? - дип сорадык без Динарның үзеннән.
- Ничек диим инде. Хәзер ияләндем. Эш күп булганда, арыган чаклар да булгалый. Аның өчен рәхмәт әйтсәләр, рәхәт.  Төрле чаклар да була, клиентларның да төрлесе бар ич... Әмма ничек булса да үзеңне кулга алырга һәм кабат иртән торып эшкә китәргә кирәк.

              Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X