30 мартка Яңа Чишмә районы буенча гражданнардан 2 млн. 876 мең сум үзара салым акчасы җыелган.
Үзара салым акчасының күләме 250 сумнан ( Яңа Чишмә АҖ-дә - иң түбәне) алып 500 сумга чаклы (9 авыл җирлегендә), бер АҖ-дә - 400, дүртесендә - 300 сум).
9 авыл җирлегендә планлаштырылган акчалар тулысынча җыелган (Акъяр, Акбүре, Архангел, Буревестник, Екатерина, Зирекле, Ленино, Әдәмсә һәм Чабаксар). Черемухово (90 %), Петропавел (90 %), Тубылгытау (89 %) һәм Шахмай АҖ-дә (87 %) аз гына җыеп бетмәгән. Үзара салым акчаларын җыюның иң түбән проценты район үзәгендә - нибары 59,5 % һәм Красный Октябрь АҖ-дә - 70 %.
Кем дә кем теге яки бу сәбәп буенча үзара салым акчасын үзвакытында түли алмаган икән, моны якын араларда эшләргә кирәк (түләмәүчеләргә ТР КоАП-ның 2.6 маддәсенә туры китереп аларга карата административ тәэсир итү чараларын куллану турындагы белдерү кәгазе (уведомление) бирелгән).
Җыелган акчаларга республикадан 4 тапкыр арттырып күчереләчәк (11 млн. сумнан артык) һәм алар авыл җирлекләрендә үткән референдумнарда билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев