Көн темасы
Зирекле кызының уңышлары!
Быел февраль аенда ук София Гобәйдуллина исемендәге Чистай Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче трубачы Динара Сәлахова (педагог Вадим Шляхтин классы, концертмейстер Валентина Кондакова) шушы уен коралында уйный башлавына бик аз вакыт үтсә дә, үз яшендәгеләр арасында Х Республика фестивалендә - "Камская мозаика" конкурсында III дәрәҗә лауреат булган иде.
Динарага менә тагын уңыш елмайды. 12 майда Алабугада үткән тынлы уен коралларында уйнаучыларның "Звенящие фанфары" VI Республика конкурсында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Форсаттан файдаланып, Динара һәм аның туганнары Яңа Чишмә БСМ педагогларына рәхмәт белдерәләр. Ул өч ел дәвамында "белгечлек" фәне буенча А.М. Мәхмүдов, теориядән - В.Р. Маланчева һәм фортепианодан Е.Н. Кузнецова классында белем алган. Сезгә авыр хезмәтегездә уңышлар һәм бәхет юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев