Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зирекледән Фирдәүсә Сафина ирекле савымчы хезмәтен ярата

Сөт фермасы. Таң атып, кояш чыгып килә, аның нурлары яктысында хатын-кыз шәүләсе күренә. Бу савымчы иртәнге савымга килә. Теләсә нинди һава торышында – яңгырда да, пычрак яки карда да ул үз сыерлары янына ашыга.

Фирдәүсә Сафина күрше авыл фермасына кадәр шул юлны көнгә ике тапкыр үтә. Аның һөнәре буенча тәҗрибәсе зур, туган Зирекле авылында «Кичуй» колхозы чорыннан бирле.
Хезмәт балачактан таныш – әти-әнисе терлекче булып эшләгән, Фирдәүсә еш кына фермага әнисенә ярдәм итәргә йөргән. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң, озак уйламый, савымчы һөнәрен сайлаган.
Әмма 90 нчы елларда колхоз таркала, сыер абзарлары да ташландыкка әйләнә. Ул вакытта Фирдәүсә хат ташучы булып китә һәм 10 ел эшли. Фермер хуҗалыклары барлыкка килү белән Зирекле авылында терлекчелек яңадан торгызыла башлый. Биш ел элек җирле фермер Марат Садыйков күрше Өргәнчә авылында ферма төзегәч, икеләнмичә, яраткан һөнәренә әйләнеп кайта. Эш көненең иртәнге таңнан башланып, караңгы төшкәч кенә тәмамлануы Фирдәүсә өчен яңалык түгел, аның өчен озак еллар бу гадәти эш булган.
«Садыйков М.Х.» КФХда өч йөздән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Көнгә 2000 литрга якын сөт савалар. Фермада нибары өч кеше эшли, барысының да терлекчелектә зур эш тәҗрибәсе бар. Шулай булгач, кайвакыт сыер савучылар-фермерга бу мәсьәләләрдә беренче киңәшчеләр.
Күп сыер савучылар өчен теләсә нинди сыер хайван гына түгел, ә үз холкы, үз-үзен тотышы булган җан иясе дә. Югары савымга ирешү өчен дә яхшы ашату һәм карау гына җитми. Сере нидә соң? «Алар белән дуслашырга кирәк, - дип җавап бирә Фирдәүсә, - назлап дәшмәсәң, зур бирем көтеп булмый. Гомумән, савым күп нәрсәгә, хәтта һава торышына да бәйле. Болытлы көнне - сөт азрак».
Фирдәүсә үз сыерларын ярата, чөнки ул үзе дә кояш кебек, гел елмаеп кына тора. Шундый ачык йөзле, шат күңелле, энергияле хатын-кызны ничек яратмыйсың инде? «Аларны чыгарырга дип керсәк, алар инде үзләре сава торган урынга басалар. Мине ерактан ук таныйлар. Һәрберсенең гадәтен өйрәндем: кайсынадыр наз, кайсынадыр җитди булырга кирәк. Алар барын да аңлый, - дип сөйли Фирдәүсә Максум кызы үзенең сыерлары турында.
- Ә яраткан һөнәрегезгә сезне күбрәк нәрсә җәлеп итә?
- Ирек. Барысы да сиңа гына бәйле булса.
Иртәнге һәм кичке савым арасында Фирдәүсәнең “буш” вакыты бар. Шул арада ул өй эшләре белән шөгыльләнә, шәхси хуҗалыгында да аның чисталык, тәртип хөкем сөрә. Аларның бөтен гаиләсе эшчән: ире Илмир да, ике кызлары Илүзә һәм Нәргизә дә. Хәзер печән әзерләүнең кызган чоры. Без килгәндә үз сыерлары һәм ике үгезләре өчен печән өя иделәр. Гаиләдә булачак ярдәмчеләр – ир-атлар да үсеп килә: мәктәп укучысы Илназ һәм биш яшьлек оныгы Риназ. КФХда өлкәне Илүзә пешекче булып эшли.
Хәзер пандемия аркасында ашханәләр эшләмәү сәбәпле, кызы хуҗалыкның 15 хезмәткәренә өйдә әзерли, ә әнисе аңа булыша. Төшке һәм кичке ашны механизаторларга кырга алып баралар.

Хезмәт сөючән сыер савучының  эш күрсәткечләре дә югары. Дисциплина һәм үз вазифаларына җаваплы караш өчен Фирдәүсә Максум кызын хуҗалык җитәкчелеге дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Аның куллары теләсә нинди эшкә оста.
Фирдәүсә Максум кызы Илүзәсе белән. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев