Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зиреклеләр акчаны сак тота

Зирекле АҖ составына керүче Зирекле һәм Өргәнчә авылларында яшәүчеләр  билгеләп үткәнчә, үзара салым буенча бишьеллык хәлиткеч әһәмияткә ия булган.

АҖ  территориясендә  үзара салым керткән еллар эчендә авылны төзекләндерүгә 6 миллион сумнан артык акча үзләштерелгән. Быел да зиреклеләр 500 шәр сум җыйган. Нәтиҗәдә барлыгы 244 мең 500 сум  акча җыелган, республикадан бирелгәне белән  бергә 1 млн. 222 мең 500 сум булган.
Шул акчалардан иң күбе (487 мең сум) Зирекледә Ленин, Бакча һәм Тукай урамнарына вак таш-комлы катнашма салуга тотылган. Шуның аркасында авылда төзекләндерелгән юллар 700 метрга арткан. 268 мең сумына чишмәнең санитар  зонасын  яхшыртканнар (өлешчә коймалау эшен  башкарганнар).
Ике ел элек үткән җыелышта зиреклеләр шәхси йортлардагы бозаулар өчен киртә абзар тотарга (урнаштырырга), шулай ук үзләренең нәсел үрчеткеч  үгезләрен асрарга (шәхси сыерлар өчен) хәл иткән иделәр. Авыл халкы өчен кирәкле булган әлеге чаралар якынча 215 мең сумга төшәчәк.


Өргәнчә һәм Зирекле авылларында юлларны кышын карап (кардан чистартып) торуга 207 мең сум акча куелган.
- Безнең халык акчаны сак тота, - ди АҖ  башлыгы Җәлил Гайфетдинов, - мәсәлән, пенсионерлар Мулланур Сибгатуллин, Кәүсәрия Зәйнуллина гаиләләре әгъзалары акчаны беренчеләрдән булып кертәләр, өстәвенә юллар буенча эшләнгән эшләр өчен рәхмәт тә белдерәләр. Хаҗи Кадыйров гаиләсе дә акчаны бик теләп бирә, шуның аркасында суүткәргеч торбалар буйлап өйләренә чишмә суы килүгә алар бик канәгать.
Йортларында  бозау асрамаучы кешеләр  дә киртә абзар төзүгә каршы түгелләр. Чөнки, шулай  эшләгәндә, хуҗасыз йөрүче терлекләр дә булмаячак, димәк, күрше бозавы  алар тирәсендә      ишегалларын таптап, комачаулап йөрмәячәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев