Миңнеханов: «Бигеш» аэропортын реконструкцияләүне халык проекты итәргә кирәк

Җәмәгатьчелек һәм яшь архитекторлар Николай Лемаев исеме бирелгән аэропорт концепциясенә үз өлешен кертә алачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Николай Лемаев исеме бирелгән «Бигеш» аэропорты концепциясен төзүгә җәмәгатьчелек һәм яшь архитекторларны да җәлеп итү тәкъдиме белән чыкты. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына шулай дип җавап бирде.
«Аэропортларга мәшһүр кешеләрнең исемнәрен бирү уңаеннан үткәрелгән бәйгедән соң «Бигеш» аэропортына реконструкция үткәрергә карар кылынды. Аның концептуаль күренешен тәкъдим иттеләр, ә Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләгә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәргә чакырды», - диде Галимова.
«Рөстәм Миңнеханов монда яшь архитекторларны да җәлеп итәргә кирәк дип белдерде. Без күптән түгел генә архбиеннале үткәрдек, анда студентларга үз потенциалын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Әлеге проектны чынлап та халыкныкы итү өчен аларның мөмкинлекләрен һәм ресурсларын җәлеп итеп булыр иде», - дип сүзен йомгаклады Галимова.
Кичә ТР Президенты «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен Түбән Камага барды.
Аэропортка Лемаев исеме Россия Президенты Владимир Путин указы белән быелның май аенда бирелде. Октябрь аенда Татарстан Иҗтимагый палатасы «Бигеш» аэропортына бирелгән исем нигезендә аның бизәлешен үзгәртү вариантлары хакында фикер алышты.
Фото: tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196933/
-
9 декабрь 2019 - 15:19Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.1100
-
9 декабрь 2019 - 11:05Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар Символны тапшыру тантанасы Глазгода 2019 елгы Европа чемпионаты төгәлләнгәннән соң үткәрелде.1700
-
5 декабрь 2019 - 11:08Спорт конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә 4 декабрьдә Яңа Чишмә «Олимп» УСЗда дини конфессияләр вәкилләре арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч узды.4000
-
5 декабрь 2019 - 11:07Янгын «хәбәрчесе» гомерне коткара Салкын көннәрдә янгын чыгу куркынычы, бигрәк тә торак секторда, берничә тапкырга арта. Сәбәбе - электр приборларын, мич һәм газ җиһазларын дөрес кулланмау, ут белән саксыз эш итү.4400
-
5 декабрь 2019 - 11:06Азык-төлеккә бәяләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы Яңа Чишмә районы Шахмай авыл җирлегенең алты сәүдә ноктасында - «Заман» (ИП Әхсәнов Ә.М.), «Азык-төлек» (ИП Харрасова Л. Х.), «Нур» (ИП Әдиуллина А. Х.), «Алсу» (ИП Әхсәнов Ә. М.), «Азык-төлек» (ИП Хисаметдинова Р. Р.), «Ләйсән» (ИП Сафина Р. Г.) - төп азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрде.8800
-
5 декабрь 2019 - 11:04Үзмәшгуль булу отышлы Владимир Кандеев күптән түгел генә трактор-экскаватор сатып алган.8400
-
5 декабрь 2019 - 11:04Хөкүмәт 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу кәгазьләрен раслады Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 8 ноябрендәге 2648-р номерлы карары белән 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кулланылачак исәпкә алу кәгазьләре бланкларының өч формасы расланды.4200
-
5 декабрь 2019 - 11:03Үзара салымның абруе да, взнослар да арта 2019 елда Красный Октябрь АҖ халкы 126 мең 600 сум акча җыйды. Аларга республикадан 506 мең 400 сум күләмендә акча кергән. Барлык сумма өч торак пунктны гомуми төзекләндерүгә файдаланыла, өстәвенә, 100дән артык авыл җирлеге кешесе үзара салым программасында катнашырга теләмәгән, ягъни 300әр сум кертмәгән.3900
-
5 декабрь 2019 - 11:02Авылда барысы да яхшы якка үзгәрә Үзара салым кергәннән соң биш ел эчендә акъярлылар 655 мең 600 сум акча җыйган, республикадан 2 млн. 622 мең 400 сум акча алган. Нәтиҗәдә алар авылны төзекләндерү буенча 3 млн. 278 мең сумлык төрле эшләр башкара алганнар.4100
-
5 декабрь 2019 - 10:40Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.5000
-
4 декабрь 2019 - 08:52Туган йорттан да яхшырак урын юк 1 декабрь көнне Черемухово Бистәсендә яшәүче Анна Алексеевна Захаровага 90 яшь тулды.4700
-
4 декабрь 2019 - 08:51Призлы урыннар алганнар 29 ноябрьдән 1 декабрьгә чаклы Әлмәттә бокс буенча СССР ның спорт мастеры, Әлмәт бокс мәктәбенә нигез салган,9300
-
4 декабрь 2019 - 08:49Сайлаучылар үзара салым өчен тавыш бирделәр Узган якшәмбе, 1 декабрьдә, Яңа Чишмәдә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча референдум узды.4900
-
8 сентябрь 2019 - 15:04#8сентябрьсайлау2019
-
26 апрель 2019 - 11:26Г.Тукай
-
5 декабрь 2019 - 11:01Балалар өчен «Зәңгәр лагуна» ачылды2 декабрьдә Яңа Чишмәдә мәдәният һәм ял паркында яңа ял итү зонасының беренче чираты ачылды.4600
-
9 декабрь 2019 - 11:05Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар Символны тапшыру тантанасы Глазгода 2019 елгы Европа чемпионаты төгәлләнгәннән соң үткәрелде.1700
-
9 декабрь 2019 - 15:19Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.1100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика