Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат электрон форматка күчереләчәк

2018 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды 146 меңнән артык бала тудыру сертификаты түләгән.

Эшкә яраксызлык документлары кебек үк, тиздән Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат та электрон форматка күчереләчәк. Бу хакта Россия Социаль иминият фонды бүлеге коллегиясе утырышында филиал җитәкчесе вазифаларын башкаручы Камил Фатыйхов хәбәр итте.

«Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча идарәсе бала табучыларга бирелә торган сертификатларны электрон форматка күчерергә планлаштыра. 2018 елда төбәк бүлеге тарафыннан146 меңнән артык шундый сертификат түләнгән», - дип хәбәр итте ул.

Камил Фатыйхов мәгълүматларына караганда, 2018 елда хатын-кызлар консультацияләре, бала тудыру йортлары һәм республика балалар поликлиникалары федераль социаль иминият фондының төбәк бүлегеннән 450 млн сумнан артык акча алган.

Программада республиканың 83 медицина оешмасы катнаша.

«Әлеге программа Россиядә 12 ел эшли. Бу вакыт эчендәбала табучыларга бирелә торган сертификаты дәвалау-профилактика учреждениеләре эшчәнлегенең гадәти элементына әверелде», - диде Россия Социаль иминият фонды филиалы җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

 Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/15/178855/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X