Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда "Имин һәм сыйфатлы юллар" федераль проекты буенча 324 чакрым юл ремонтланган

2017 елдан Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә федераль проектны тормышка ашыру өчен 6 миллиард сумнан күбрәк акча юнәлдерелгән.

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты тормышка ашырылган ике ел эчендә Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә 324 чакрым автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән.

Шушы вакыт эчендә илкүләм проект кысаларында республикада 732 юл билгесен алыштыру, юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган 163 урында тиешле чаралар күрү, юллар киселешкән 74 урында светофорлар кую һәм җәяүлеләр юлы буенча 16 чакрым киртәләр урнаштыру мөмкин булган.

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә 2017 елдан тормышка ашырыла. Ике елда аны финанслауга барлыгы 6,7 миллиард сум юнәлдерелгән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/15/177983/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X