Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Яңа Чишмә районында поши атканнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 35 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.

Кыйнау

Район үзәгендә яшәүче гр. А. 1 апрель көнне Май урамындагы йортларның берсендә ызгыш барышында үзе белән бергә яшәүче хатын-кызга пыяла банка белән суккан.

Элек гр. А. РФ КоАПның 6.1.1 ст.буенча (кыйнау) административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

Законсыз ау

2021 елның 9 мартында "Красновидово" ҖЧҖ территориясендә билгесез зат законсыз рәвештә яшь пошига аткан, тик түшкәне алып китәргә өлгермәгән. Зыян 80 мең сум күләмендә бәяләнә.

Исерек килеш руль артына

Атна эчендә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 43 машина йөртүчене административ җаваплылыкка  тарткан, шул исәптән бер машина йөртүче, гр. М. (Чистайдан) исерек килеш руль артында йөргән өчен. Нәтиҗә: 30 мең сум штраф һәм 1,5 ел машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.

Механик зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте булган, кешеләр зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев