Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Акбүре мәчетендә бәйрәм ашы

    Кор­бан бәй­рә­ме уңа­ен­нан та­тар авыл­ла­рын­да күп га­и­лә­ләр өл­кән яшь­тә­ге әби-ба­бай­лар­ны, ту­ган­на­рын, дус­ла­рын, ти­рә-күр­ше­сен ча­кы­рып бәй­рәм ашы уз­дыр­ды­лар. Ту­был­гы Тау­да ра­йон кү­лә­мен­дә Кор­бан ашы уз­ды­рыл­ды. 25 но­ябрь­дә Ак­бү­ре­дә Мәх­мүт ба­бай За­ла­ков исе­мен йөр­тү­че мә­чет­тә дә авыл хал­кын һәм кайт­кан ку­нак­лар­ны ча­кы­рып кор­бан ашы бе­лән сый­ла­ды­лар. Азат МУ­СИН

    Мәҗ­лес ал­дын­нан мә­чет­нең имам-ха­тый­бы Ха­рис хәз­рәт Ра­ма­за­нов җы­ел­ган ку­нак­лар­ны (80нән ар­тык ке­ше иде) бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды, сә­ла­мәт­лек, имин­лек, иге­лек­ле­лек те­лә­де, авыл­даш­ла­ры Ән­вәр За­ла­ков бе­лән На­сыйх Мор­та­зин­га мә­чет­не ре­конст­рук­ци­я­ләү­дә һәм ре­монт­лау­да яр­дәм күр­сәт­кән­нә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де. Мә­чет Мәх­мүт ба­бай За­ла­ков исе­мен йөр­тә һәм ул без­нең ра­йон­да бе­рен­че бу­лып 1990 ел­да эш­ли баш­ла­ды. Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва ис­кә ал­ган­ча (ул ва­кыт­лар­да ул ха­лык де­пу­тат­ла­ры­ның ра­йон со­ве­ты баш­кар­ма ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре бу­лып эш­ли иде), ул ел­лар­да ТР Мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те дә юк иде әле, Мәх­мүт ба­бай рөх­сәт кә­газь­лә­рен рәс­ми­ләш­те­рү (алу) өчен Уфа­га бар­ды, үзе­нең үҗәт­леге һәм үз ди­гән­ендә нык то­ру­чан­лы­гы бе­лән бө­тен мәсь­ә­лә­ләр­не хәл ит­те. Ул баш­ка­лар­га да "я­шел ут" ач­ты ди­сәң дә ял­гыш бул­мас. Мә­чет­не тө­зер­гә Мәх­мүт ба­бай­ның ул­ла­ры, авыл­даш­ла­ры яр­дәм ит­те, хә­зер ул хак­лы рә­веш­тә Мәх­мүт ба­бай исе­мен йөр­тә. Бү­ген мә­чет яңа төс ал­ган - яңа ма­на­ра ку­ел­ган, эче­нә ре­монт ясал­ган, би­на­ны сай­динг бе­лән тыш­ла­ган­нар, шу­лай ук тү­бә­не дә яңарт­кан­нар. Бы­ел мә­чет­тә бәй­рәм та­бы­ны Гос­ман Мор­та­зин, Рөс­тәм һәм Гү­зәл Сөн­га­тул­лин­нар (Ән­вәр За­ла­ков­ның ке­че кы­зы үзе­нең ире бе­лән) чал­дыр­ган кор­бан итен­нән әзер­лән­гән. Баш­ка як­таш­лар да бу­лыш­лык күр­сәт­кән­нәр, алар: Ри­шат Вә­лиул­лин, Ирек һәм Рә­си­мә Му­син­нар, Мин­та­лип Вә­лиул­лин, Җә­мил Гай­фет­ди­нов һәм баш­ка­лар, ә Риф­кат һәм Фә­ри­дә Ра­ма­за­но­ва­лар мә­че­ткә бик ма­тур ша­ма­ил бү­ләк ит­те­ләр. Җир­ле АҖ баш­лы­гы Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов, рес­пуб­ли­ка "Тат­ме­ли­о­ра­ци­я" бер­ләш­мә­се җи­тәк­че­се Ән­вәр За­ла­ков­лар авыл­даш­лар­ны бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды­лар, исән­лек-сау­лык һәм имин­лек те­лә­де­ләр, ә ра­йон­ның имам-мөх­тә­си­бе Ил­гиз хәз­рәт Әш­ра­пов һәм Яңа Чиш­мә мә­че­те имам-ха­тый­бы Ил­дар хәз­рәт Коръ­ән сү­рә­лә­ре һәм вә­газь­ләр укы­ды­лар. Бәй­рәм ашын­нан соң мә­чет­тә өй­лә на­ма­зы укыл­ды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: