Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Акция уңышлы үтте

"Әйберләргә икенче тормыш бирик" акциясе кысаларында - ике атна дәвамында район халкы "Кайгырту" ХСХКҮ-нә 640 данә кием-салым китерде.

-Акциядә күп кенә оешмалар һәм аларның җитәкчеләре катнашты, - дип билгеләп үтте районның социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова. - "Кайгырту" үзәгенә көн саен мохтаҗ һәм ишле гаиләләрдән килгән кешеләр үзләренә өс-баш һәм аяк киемнәре сайлыйлар.
Без риясыз ярдәм күрсәткән район халкына рәхмәтлебез. Ярдәм күрсәтүчеләр байтак, аларның исемнәрен атап үтми мөмкин түгел, менә алар: Зирекледән Мидхәт Газыймов, Яңа Иванаеводан Валентина Мишагина, Сөлчәбаштан Сәүбән Шәвәлиев һәм Гөлнара Лобанова, Шахмайдан Фидания Шәйхетдинова, Яңа Чишмәдән Наилә Закирова, Владимир Козлов, Зөлфия Хәйретдинова, Людмила Мартынова, Тамара Ворожеина, Илназ Шәйхетдинов, шулай ук район башкарма комитеты мәгариф бүлеге, РПФ, социаль яклау бүлекләре, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты, полиция бүлекчәсе, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе,"Энергосбыт"ның район бүлеге, КМС заводы, ТР Казначылыгы, МЧС, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе, Акбүре һәм Ленино мәктәпләре, Мәшгульлек үзәге, "Аҗаган" клубы, "Кайгырту" ХСХКҮ хезмәткәрләре. Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен әйберләр җыю киләчәктә дә дәвам иттерелә. Ир-атлар киемнәренә (куртка, бүрек, чалбар ише) һәм аяк киемнәренә сорау зур.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев