Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Аларга ярату һәм кайгырту бүләк итегез

    5 де­кабрь­дә Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә­ге Мә­дә­ни­ят йор­ты­на кон­церт ка­рар­га һәм кү­мәк­лә­шеп чәй эчәр­гә фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле 47 ке­ше ча­кы­рыл­ган иде. Оч­ра­шу­га шу­лай ук авыл­даш­ла­ры, Ар­хан­гел мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры да кил­гән - зал шыг­рым ту­лы иде. Ишек тө­бен­дә ки­лү­че­ләр­не авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ни­на Сер­дюк, баш­кар­ма ко­ми­тет, клуб һәм мәк­тәп хез­мәт­кәр­лә­ре бик җы­лы кар­шы...

    5 де­кабрь­дә Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә­ге Мә­дә­ни­ят йор­ты­на кон­церт ка­рар­га һәм кү­мәк­лә­шеп чәй эчәр­гә фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле 47 ке­ше ча­кы­рыл­ган иде.

    Оч­ра­шу­га шу­лай ук авыл­даш­ла­ры, Ар­хан­гел мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры да кил­гән - зал шыг­рым ту­лы иде. Ишек тө­бен­дә ки­лү­че­ләр­не авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ни­на Сер­дюк, баш­кар­ма ко­ми­тет, клуб һәм мәк­тәп хез­мәт­кәр­лә­ре бик җы­лы кар­шы ал­ды­лар. Го­мер буе авы­ру бе­лән кө­рәш­кән ке­ше­ләр­гә хө­кү­мә­те­без дә яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша, гел кай­гыр­тып то­ра. Алар­га мах­сус пен­си­я­ләр, по­со­би­е­ләр тү­лә­нә, "Ку­лай мо­хит" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча күп­ләп ке­ше­ләр җы­е­ла тор­ган урын­нар­да (бар­лык уч­реж­де­ни­е­ләр­дә һәм оеш­ма­лар­да пан­дус­лар, ки­бет­ләр­дә са­ту­чы­лар­ны ча­кы­ру кноп­ка­ла­ры һ.б.) уңай­лы шарт­лар ту­ды­ры­ла, ши­фа­ха­нә­ләр­гә, тер­нәк­лән­де­рү үзәк­лә­ре­нә юл­ла­ма­лар, мах­сус хә­рә­кәт­лә­нү ча­ра­ла­ры бү­леп би­ре­лә. Дәү­ләт фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ке­ше­ләр ким­сен­мә­сен­нәр өчен мөм­кин бул­ган­ның ба­рын да эш­ләр­гә ты­ры­ша, җир­ле власть­лар да алар­ны игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­мый.

    Бу көн­не ар­хан­гел­лы­лар кил­гән ку­нак­лар­га ма­тур җыр­лар һәм из­ге те­ләк­ләр бе­лән бик җы­лы ки­чә оеш­тыр­ды­лар. Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва шәх­сән үз исе­мен­нән һәм му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты исе­мен­нән алар­га мө­рә­җә­гать ит­те. Ул ин­ва­лид­лар­га күр­сә­тел­гән со­ци­аль яр­дәм ча­ра­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­де, алар­га имин­лек те­лә­де, "ту­ган­на­ры­гыз­ның һәм якын­на­ры­гыз­ның җы­лы­сын, кай­гыр­ту­ын то­еп яшә­гез, алар һәр­ва­кыт янә­шә­гез­дә бул­сын­нар, кал­ган­на­рын - тор­мы­шы­гыз­ны җи­ңе­ләй­тер­гә, үзе­гез­не ял­гыз хис ит­мәс­кә, тор­мыш­та үз уры­ны­гыз­ны та­бар­га без яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша­чак­быз", - ди­де. Ар­хан­гел­лы­лар­ның ди­ни-ру­хи ос­таз­ла­ры бул­ган Ге­ор­гий ата­кай да сә­лам­лә­де. Та­ма­ша­чы­лар мәк­тәп уку­чы­ла­ры һәм МЙ ар­тист­ла­ры чы­гыш­ла­рын бик җы­лы ка­бул ит­те­ләр. Яңа Чиш­мә­дән кил­гән ку­нак­лар - "Се­ля­ноч­ка" ве­те­ран­нар ан­самб­ле чы­гы­шын ае­ру­ча үз ит­те­ләр, бу ан­самбль ра­йон та­ма­ша­чы­сын көн­нән-көн күб­рәк җә­леп итә. Кон­церт аза­гын­да ча­кы­рыл­ган ку­нак­лар­ны бәй­рәм та­бын­на­ры яны­на ча­кыр­ды­лар, ан­нан бү­ләк­ләр - азык-тө­лек па­кет­ла­ры тап­шыр­ды­лар. Оч­ра­шу бик җы­лы уз­ды.

    1 де­кабрь­дән 10ына чак­лы фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ке­ше­ләр бе­лән шун­дый оч­ра­шу­лар Волчья һәм Екатерина Бис­тә­ләрен­дә («Се­ля­ноч­ка»­ны би­ре­дә дә җы­лы кар­шы­ла­ды­лар), Ту­был­гы Тау­да да үт­те.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: