Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Аны өмет яшәтә

    Петропавел Бис-тәсендә өлкән яшьтәге хатын-кыз Александра Александровна Абрамова яши. Ул 1930 елны ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Инде тугызынчы дистәне ваклаган бу әби беркайчан дөнья яктысын: кояшны, агачларны, ак карны күрмәгән, димәк ул төсләрне дә аермый. Ул авырып 6 айлык чагында сукырайган.

    - Аның каравы, агачлар шаулавын, кошлар сайравын ишетәм, кояшның җылысын, карның салкынлыгын тоям,- ди Шура әби.
    Үсә төшкәч, эне-сеңелләрен караша башлый. Әтисен 1942 елның октябрендә Сталинград фронтына - сугышка алалар. Ул 4 хат салып өлгерә, ә ике айдан соң хәбәрсез югала. Гаиләдә балалар күп, әнисе 14 яшьтән Шураны баштан туганнарына, аннан чит-ятларга бала карарга бирә. "Үзең эшләп тамагыңны туйдыр", - ди.
    Шулай итеп, ул әле бер, әле икенче кешедә яшәп, кечкенә булса да үз почмагы турында хыялланып яши. Әтисенең вафатыннан соң билгеләнгән пенсия акчасын (21 сум) туздырмаска тырыша - бөртекләп тота. 1957 елны ятимәне авылдаш хатын Маша Беляева сыендыра. Шура кешегә йөк булырга күнекмәгән: идән, кер, савыт-саба юа. Маша түтәй исә гаҗәпләнеп: "Мин сине карармын дигән идем, син үзең миңа ярдәмче икәнсең бит", - ди. Ул Шурага карата әйбәт мөнәсәбәттә була, аны бәйләргә өйрәтә, сукыр ятимә Маша түтәй белән ул үлгәнче, 15 ел яши. Шура түти үлгәч, ул аның иреннән һәрбер почмагы үзенә таныш булган өйне сатуын үтенә. Акча да җыйган була. Тик тол ир өйне башкаларга сата. Тик хәзер Александра Александровна 30 елдан артык шушы өйдә яши, аны сатып алучылар анда яшәмиләр һәм Шура йортны алардан сатып ала.
    Физик мөмкинлеге чикле булса да, әбидә оптимизм көчле, ул тормышны, Инҗил һәм Тәүрат китапларын укырга ярата. Әтисе исән вакытта Шура Алабугада сукырлар өчен махсус мәктәптә өч класс белем алып өлгерә, шуңа да укый-яза белә. Аннан гел бәйли: әзер оекбашын да, яңа бәйли башлаганын да күрсәтте, ул аларны мохтаҗларга тарата. Шура түти ялгыз, шәһәрдә энеләре һәм апасы яши. Тормыш барысына да өйрәтә, дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да Шура түти эшләп үсә һәм барысын да эшли белә. 30 ел буе ул үзе икмәк тә пешергән, мунча да яккан (рус мичен), тавыкларын да ашаткан, дөрес, кибеткә йөри алмаган, чөнки авыл урамы буйлап йөри алмый. "Адашам шул, күршеләргә кадәр генә бара алсам инде", - ди ул. Әти-әниләре аңа алып килгән балаларны да карап торган, бу "һөнәрне" гомере буена ул башкаларга караганда да яхшырак башкарган.
    Аңа социаль хезмәткәр беркеткәннән бирле, идән, савыт-сабаны юу, кибеткә бару, аш әзерләү кебек эшләрне Эса башкара (Шура әби аны шулай атый). Ә электр плитәсенә чәйнек кую, бәрәңге чистарту, тавыклар янына чыгу кебек эшләрне ул үзе дә башкара ала.
    -Ходай сукырларга да ярдәм итә ала шул. Ышанасызмы, мин хәтта энә дә саплый алам. Телем белән җепне энәгә юнәлтеп, әкрен генә кертәм, ди.
    Көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, Шура әбекәй тормыштан бүләк алу бәхетенә ирешкән. Ниһаять, кем әйтмешли, аның урамына да бәйрәм килгән. Аның өе янында күптән түгел генә ветераннар программасы буенча төзеләчәк яңа өйнең нигезен салганнар. Бу вакыйгага Шура әбекәй бик сөенә. Ул һәр көнне авылы, аның халкы турында Ходайдан ялвара, аның өен саклап калдыруны сорый. Аның догалары белән Ходай Тәгалә аңа икенчесен насыйп итәчәк...
    Ул сөйләшергә бик ярата, һәрвакытта балалар белән аралашудан тәм таба, чөнки ул менә дигән профессиональ няня.
    -Мин кешеләрне һәм балаларны бик яратам, һәркайсы белән әниләре кебек сөйләшәм. Ходай миңа бала бирмәсә дә, башкаларныкын тәрбияләү өчен көч биргән. Гомерем бушка узмаган дип саныйм мин. Ахыргача укып бетерергә генә туры килмәде, менә шунысы кызганыч. Гомерем буе шаян булдым, беркайчан еламыйм, беркем белән дә әрләшмим, җырларга, шигырьләр укырга яратам, ди ул.
    Башкарма комитет секретаре Галина Патрикеева белән аның өеннән чыкканда без Шура әби янына килгән күрше әбиләрен очраттык - кешеләр аңа килеп тора, чөнки ул яхшы күңелле кеше.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: