Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бала гаиләдә яшәргә тиеш

    Без­нең ра­йон­да ба­ла­лар­ны ур­наш­ты­ру­ның опе­ка фор­ма­сы киң та­ра­лыш ал­ды. Без Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Жан­на Чер­няк­тан (рәсемдә) опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек ор­ган­на­ры­ның эше ту­рын­да сөй­лә­вен үтен­дек. - Жан­на Вик­то­ров­на, опе­ка ор­ган­на­ры­ның төп бу­рыч­ла­ры нин­ди һәм сез­нең өчен нин­ди мәсь­ә­лә­ләр өс­тен­лек­ле бу­лып са­на­ла? - Без­нең...

    Без­нең ра­йон­да ба­ла­лар­ны ур­наш­ты­ру­ның опе­ка фор­ма­сы киң та­ра­лыш ал­ды. Без Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Жан­на Чер­няк­тан (рәсемдә) опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек ор­ган­на­ры­ның эше ту­рын­да сөй­лә­вен үтен­дек.

    - Жан­на Вик­то­ров­на, опе­ка ор­ган­на­ры­ның төп бу­рыч­ла­ры нин­ди һәм сез­нең өчен нин­ди мәсь­ә­лә­ләр өс­тен­лек­ле бу­лып са­на­ла?

    - Без­нең төп бу­ры­чы­быз - ата-ана тәр­би­я­сен­нән мәх­рүм кал­ган ба­ла­лар­ны һәм ятим ба­ла­лар­ны ур­наш­ты­ру. Ур­наш­ты­ру­ның өс­тен­лек­ле фор­ма­сы бу­лып ба­ла­лар­ны баш­ка га­и­лә­гә тәр­би­я­гә би­рү (ул­лык­ка-кыз­лык­ка, ас­ра­ма­га, опе­ка­га). Без­гә шу­лай ук ба­ла­лар­ны тәр­би­я­ләү­дә үза­ра бә­хәс­кә кер­гән ата-ана­лар да мө­рә­җә­гать итә. Мә­сә­лән, ае­ры­лы­шып, ае­рым яшәү­че­ләр. Алар­га ба­ла бе­лән ара­ла­шу­га бәй­ле мәсь­ә­лә­ләр­не хәл итәр­гә бу­лы­ша­быз.

    - Хә­зер күп­ме ятим ба­ла га­и­лә җы­лы­сы кө­теп яши?

    - Бы­ел­гы­сы ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на ра­йон­да 83 ба­ла исәп­тә то­ра, шу­ның 35 се опе­кун­нар га­и­лә­сен­дә тәр­би­я­лә­нә, 48 ба­ла га­и­лә­гә - ас­ра­ма­га, 16 сы -ул­лык­ка (кыз­лык­ка) алын­ган. Үт­кән ел­да ата-ана тәр­би­я­сен­нән мәх­рүм кал­ган 7 ба­ла бу­луы ачык­лан­ган, 6 ба­ла га­и­лә­гә опе­ка­га алын­ган. Ни­ба­ры бер ба­ла гы­на ба­ла­лар йор­ты­на ур­наш­ты­рыл­ган.

    - Ата-ана хо­ку­кын­нан еш мәх­рүм итә­сез­ме?

    - Ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм итү - иң соң­гы ча­ра ин­де ул һәм бу ча­ра­ны кул­ла­ну һәр­чак мак­сат­чан тү­гел, хә­ер, кай­чак­та шу­ны­сы ачык: ба­ла­га ата-ана­сы бе­лән яшәү аның го­ме­ре һәм сә­ла­мәт­ле­ге­нә кур­кы­ныч ту­ды­ра. Нин­ди дә бул­са ка­рар ан­сат кы­на чы­га­рыл­мый. Уңыш­сыз ата-ана­ла­рны без рейд­лар ба­ры­шын­да ачык­лый­быз, шу­лай ук без­гә ра­йон хал­кын­нан, мәк­тәп­ләр­дән, авыл Со­вет­ла­рын­нан хә­бәр­ләр ке­рә. Ба­лигъ бул­ма­ган­нар эш­лә­ре һәм алар­ның хо­кук­ла­рын як­лау бу­ен­ча ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры бе­лән бер­лек­тә без урын­нар­га ба­рып, ин­фор­ма­ци­я­ләр­не (хә­бәр­ләр­не) тик­ше­рә­без. Әгәр ул рас­лан­са, исәп­кә ала­быз, про­фи­лак­тик эш үт­кә­рә­без, конт­роль­дә то­та­быз. Әгәр дә ата-ана­ны тө­зә­тү мөм­кин бул­ма­са, до­ку­мент­лар­ны ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм итү өчен суд­ка тап­шы­ра­быз. 2012 ел дә­ва­мын­да өч ата-ана 4 ба­ла­га ка­ра­та ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм ител­де.

    - Ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм ител­гән­нәр ул хо­кук­ла­рын ки­ре кай­та­ра ала­лар­мы?

    - Ата-ана­лар хо­ку­кы суд тәр­ти­бен­дә ата-ана­ның га­ри­за­сы бу­ен­ча тор­гы­зы­ла. Әгәр алар тәр­тип­лә­рен, яшәү рә­ве­шен, ба­ла тәр­би­я­ләү­гә мө­нә­сә­бәт­лә­ре­н үз­гәрт­сә­ләр, бу мөм­кин хәл.

    - Ата-ана­сын югалт­кан оч­рак­та яңа әти бе­лән әни та­бу мөм­кин­ле­ге кем­дә күб­рәк?

    - Бу кат­лау­лы мәсь­ә­лә. Га­дәт­тә бар да кеч­ке­нә һәм сә­ла­мәт ба­ла алыр­га ты­ры­ша. Фи­зик һәм пси­хик тай­пы­лы­шы бул­ган ба­ла­лар өчен га­и­лә­ләр та­бу кы­ен­рак.

    - Опе­кун­нар, тәр­би­я­гә ба­ла алу­чы­лар нин­ди дәү­ләт яр­дә­ме­нә исәп то­та ала­лар?

    - 2013 ел­ның гыйн­ва­рын­нан опе­кун га­и­лә­ләр­гә ба­ла тәр­би­я­лә­гән (ас­ра­ган) өчен по­со­бие арт­ты, хә­зер ул бер уку­чы­га 7444 сум, мәк­тәп­кә­чә яшь­тә­ге ба­ла­га 6454 сум тәш­кил итә. Тәр­би­я­гә ба­ла ал­ган әти-әни­гә 2500 сум ак­ча тү­лә­нә. Ятим ба­ла­лар һәм ата-ана на­зын­нан мәх­рүм кал­ган ба­ла­лар­га со­ци­аль яр­дәм йө­зен­нән һәр ел­ны җәй­ге ял оеш­ты­ры­ла.

    - Сез­нең та­раф­тан опе­кун га­и­лә­ләр­гә конт­роль бар­мы?

    - Опе­кун га­и­лә­ләр ел­га ике мәр­тә­бә опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек ор­ган­на­ры та­ра­фын­нан тик­ше­ре­лә. Бу тик­ше­рү­ләр­нең төп мак­са­ты - ба­ла­ның га­и­лә­сен алыш­тыр­ган ке­ше­ләр­дә яшәү һәм тәр­бия шарт­ла­ры­ның уңай бу­лу­ын кү­зә­тү. Шун­дый ба­ла­лар­ны тәр­би­я­ләү­гә дәү­ләт бир­гән ак­ча­лар­ның үз мак­са­ты­на то­ты­луы мө­һим.

    - Ра­йон­да ятим ба­ла­лар­ны ул­лык­ка еш ала­лар­мы?

    - Без­нең ил­дә ул­лык­ка яки кыз­лык­ка алу­га өс­тен­лек би­ре­лә. Әгәр ба­ла­га ике дәгъ­ва­чы бул­са, бер­се - ул­лык­ка, икен­че­се опе­ка­га алыр­га те­лә­сә, бе­рен­че чи­рат­та ул­лык­ка алыр­га те­ләү­че­нең га­ри­за­сы ка­рап тик­ше­ре­лә. Күп граж­дан­нар ул­лык­ка (кыз­лык­ка) алу­ны өс­тен кү­рә: ата-ана­ның хо­кук­ла­ры күп, ә таш­ла­ма­лар юк - бар да га­дә­ти га­и­лә­дә­ге сы­ман. Аның ка­ра­вы, ба­ла үзең­не­ке ке­бек якын (ту­ган) бу­ла. Яңа Чиш­мә­дә, күп бул­ма­са да, ул­лык­ка ба­ла алу­чы га­и­лә­ләр бар.

    - Сез бир­гән ин­тервь­ю­дан соң га­и­лә­се­нә ба­ла алыр­га ка­рар кы­лу­чы­лар булса, кая мөрәҗәгать итәр­гә?

    - Ан­дый эш­тә опе­ка ор­ган­на­ры бел­геч­лә­ре һәр­чак яр­дәм итәр­гә әзер­ләр. Без­нең ад­рес: Со­вет ура­мы, 80 йорт, 428 нче ка­би­нет, 2-26-95 те­ле­фо­ны.

    Әң­гә­мә­не Ла­ри­са Фе­до­ро­ва

    алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: