Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Балалар хакына игелекле эшләр

13 августта Яңа Чишмә РМЙ да «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды.

1 сентябрь якынлаша, күп кенә малайлар һәм кызларның яңа букчалары, дәфтәрләре һәм дәреслекләре әзерләнгән инде, ләкин күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә баланы тулысынча мәктәпкә җыю мөмкинлеге юк. Әлеге балалар үзләрен җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзалары итеп хис итсен, Белем көне бәйрәмен үзләренеке итеп тойсыннар өчен Татарстанда 2007 елдан башлап хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган хәйрия акциясе булдырылган да инде. Быел район иганәчеләре акция өчен районның хәйрия фондына 400 мең сум акча күчерделәр. Шуның аркасында 1 сентябрьдә 100 дән артык яшь яңачишмәле мәктәпкә яңа букчалар, матур мәктәп формасы һәм аяк киеме белән киләчәк. Бу игелекле акциядә катнашучыларга игелеклелек, шәфкатьлелек һәм юмартлык өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Алар арасыннан район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең чыгышында РФ Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Павлова һәм Айрат Хәйруллинны, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Марат Саттаровны, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» ААҖ генераль директоры Шамил Яһудинны, «Шешмаойл» ААҖ генераль директоры Рөстәм Тәхауетдиновны, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләймановны, «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедовны атады. Ул шулай ук район җирле үзидарә Советы депутатларына, күп кенә предприятие, бюджет оешмалары җитәкчеләренә дә рәхмәт белдерде.
Балалар район мәдәният йортына - бәйрәмгә чакырылган иде. Алар өчен мәктәпкә бүләкләр генә түгел, төрле күңел ачу чаралары да әзерләнгән иде. Болар – АМЙ дан кәгазьдән күбәләкләр, чәч резинкалары, блокнотлар ясау, акварель буяулар белән гипс фоторамкаларын һәм карандаш очлагычны буяу буенча мастер-класслар үткәрелде. Биредә рәсем үрнәкләре төшерелгән аква-грим да булды һәм татлы мамыктан да сыйландылар. Үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә теләүче балалар да байтак иде. Бер үк вакытта РМЙ янында Чистайдан килгән аниматорлар төрле костюмнарда чыгыш ясадылар. Фантазиягә бай нинди генә уеннар юк иде анда! Балалар туйганчы уйнадылар һәм берүк вакытта җәйге салкын көндә җылындылар да.
Район мәдәният йортының тамашачылар залы кунаклар белән тулы, аларның яртысы балалар иде. Беренче булып сәхнәгә күп балалы 10 гаиләдә тәрбияләнүче 26 бала чакырылды. Алар Вячеслав Козлов кулыннан мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 3000 сумлык сертификатлар алдылар. Район башлыгы бер кызга туган көне уңаеннан тагын бер бүләк тапшырды, 13 августта аңа 15 яшь тулды.
Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә «бердәмроссиялеләр»-депутатлар да катнаша. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән «Хәйруллин хәйрия фонды» рәисе Ирина Волостнова 15 балага мәктәп өчен кирәкле булган җыелмалар салынган рюкзаклар тапшырды. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова тагын дүрт балага РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова исеменнән шундый ук бүләкләр бирде.
Хәйрия марафонын дүртәр балигъ булмаган бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр дәвам итте.  Әлеге гаиләләрдәге 25 балага акчалата сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов тапшырды.
Ниһаять, сәхнәгә тантананың иң кечкенә сәбәпчеләрен - 1 сыйныфка баручы балаларны чакырдылар. Алар яңа мәктәп сумкасына барыннан да күбрәк шат иделәр, чөнки ул алар тормышында беренчесе. Надежда Попкова сумкаларны һәр баланың аркасына элеп, аларны алкышлауларын сорады.
– Әле кичә генә сезне балалар дип атадылар, ә тиздән сезнең турыда укучылар дип сөйләячәкләр, - дип мөрәҗәгать итте ул аларга.
- Мәктәп сезнең өчен икенче йорт булачак. Бүлмәдә, ул сыйныф дип атала, сез көн саен үзенчәлекле бүләкләр алачаксыз. Тик бу уенчыклар да, кәнфит тә түгел, ул – белем, - диде.
Беренче сыйныфлардан тыш, 2-11 сыйныфларда белем алучы 65 укучы мәктәпкә әзерләнүдә финанс ярдәме алды. Иганәчеләр булып авыр матди хәлдәге гаиләләргә беркетелгән предприятие, бюджет оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Акциядә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр дә катнашты. Хәйриячеләр булып районның депутатлар корпусы, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр чыгыш ясады. Барлыгы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе буенча 184 бала ярдәм алды. Алып баручылар соравы буенча балалар барысына да үзләренең рәхмәтләрен хор белән әйттеләр. Ә тегеләре җавап итеп әлеге бүләкләрнең авыр, әмма бик кызыклы белем юлында уңышларга ирешергә ярдәм итүен теләделәр.
Балалар тагын бер бүләк алдылар  – район мәдәният йорты артистлары (Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар дуэты, «Зажигай» төркеме), Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары һәм вокаль ансамбльләре тәрбияләнүчеләреннән искиткеч концерт.  

Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев