Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Бәйрәм арты бәйрәм...

Яңа ел каникулы көннәрендә балалар Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар: декабрь аенда узган чыршы бәйрәмнәре артыннан ук балалар өчен раштуа бәйрәмнәре дә булып узды. 7 гыйнварда район үзәгендә яшәүче балалар өчен РМЙ хезмәткәрләре бәйрәм оештырды, 11 гыйнварда гадәткә кереп киткән чыршы бәйрәме Яңа Чишмә якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелде, ә икенче...

Яңа ел каникулы көннәрендә балалар Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар: декабрь аенда узган чыршы бәйрәмнәре артыннан ук балалар өчен раштуа бәйрәмнәре дә булып узды.
7 гыйнварда район үзәгендә яшәүче балалар өчен РМЙ хезмәткәрләре бәйрәм оештырды, 11 гыйнварда гадәткә кереп киткән чыршы бәйрәме Яңа Чишмә якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелде, ә икенче көнне ике чыршы бәйрәмен дә оештыручылар, үз көчләрен берләштереп, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүчеләр һәм инвалид балалар өчен РМЙ да раштуа бәйрәме уздырдылар.
Яңа Чишмәдәге Изге Троица чиркәве башлыгы, Петр атакай болай дип сөйләде:
-Якшәмбе мәктәбендә без раштуа чыршысын ел саен үткәрәбез, ә менә мондый балалар өчен аны ел саен уздыра алмыйбыз. Быел чиркәү, татлы тәм-томнардан торган бүләкләр әзерләп, район үзәгеннән 20 баланы әлеге бәйрәмгә чакыра алды, алар бит моңа барыннан да күбрәк сөенәләр.
Балаларның күбесе бәйрәмгә әти-әниләре белән килгән, башкаларын "Кайгырту" ХСХКҮ хезмәткәрләре алып килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли җырлап, әкият геройлары белән әйлән-бәйлән уйнау барысына да бик ошады. РМЙ артистлары балаларны кызыксындыру һәм дәртләндерү җаен беләләр. Мисал өчен, Кыш бабайга шигырь сөйләп күрсәтү, оялып һәм тартынып торучылар булмады - килүчеләрнең барысы да теләк белдерде. Әлбәттә, раштуа бәйрәме әкияте тылсымсыз булмый, бу көнне дә ул читләтеп үтмәде, символы курчак - фәрештә иде. Тәм-томнар тутырылган тартмачык белән бергә аны һәр бала да алды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X