Чиста булсын, ямьле булсын
15 октябрьдә безнең хастаханә коллективы үз территориясендә һәм Студенец елгасы янындагы безгә беркетелгән участокта шимбә өмәсе үткәрде. Аны табигать көчләре тарафыннан хасил булган чүп-чарлардан түгел, ә шушы тирәдә яшәүчеләр ташлаган чүп-чарлардан беренче ел гына чистартуыбыз түгел инде. Быел исә кайбер әйберләрне үзләре җыештырганнар. Елга тирәсендә яшәүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итәсе...
15 октябрьдә безнең хастаханә коллективы үз территориясендә һәм Студенец елгасы янындагы безгә беркетелгән участокта шимбә өмәсе үткәрде. Аны табигать көчләре тарафыннан хасил булган чүп-чарлардан түгел, ә шушы тирәдә яшәүчеләр ташлаган чүп-чарлардан беренче ел гына чистартуыбыз түгел инде.
Быел исә кайбер әйберләрне үзләре җыештырганнар. Елга тирәсендә яшәүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итәсе килә: бу Сезнең изге урын. Елга буенда яшәвегезгә сөенергә генә кирәк, кәбестә, чөгендер яфраклары, бәрәңге сабаклары ташлау бер дә күңелле күренеш түгел. Табигатьне яратыгыз! Лира Попкова яши торган Студенец яр буена каравы да күңелле. Әлеге гаилә үз бакчасында гына түгел, ә елга тирәсендәге үләннәргә хәтле җыештырып тора.
Койма артында үскән чүп үләннәрен чабып алырга кирәклеген бар кеше дә аңлап бетерми бугай, үз участокларыгыз янында үскән алабута, әрекмәннәрне үзегез чабыгыз, менә шул чакта урамнарыбыз да матур һәм чиста булачак.
Любовь Маланчева, РҮХ профкомы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев