Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Дөрес сайланган һөнәр

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан без газета укучыларыбызны Яңа Чишмә районында хезмәт куючы ак халатлы фәрештәләр белән таныштырабыз. Аңа балалар да, ата-аналар да ышана Яңа Чишмә РҮХ дә балалар консультациясендә участок шәфкать туташы Ольга Засадихина хастаханәдә иң элек хирургия бүлеге шәфкать туташы булып эшли башлый. 2003 елдан ул балалар бүлегенә күчә....

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан без газета укучыларыбызны Яңа Чишмә районында хезмәт куючы ак халатлы фәрештәләр белән таныштырабыз.
Аңа балалар да, ата-аналар да ышана
Яңа Чишмә РҮХ дә балалар консультациясендә участок шәфкать туташы Ольга Засадихина хастаханәдә иң элек хирургия бүлеге шәфкать туташы булып эшли башлый. 2003 елдан ул балалар бүлегенә күчә. 1 квалификацион категориягә ия тәҗрибәле шәфкать туташы буларак, ул үз белгечлеге буенча төрле проблемаларны чишү юлларын таба, аның үзенә генә хас үзенчәлекләрен яхшы белә. Ольга авыру балалар күңеленә юлны тиз таба, ата-аналар белән эшләгәндә дә бик әдәпле, үзен тота белә. Аның хезмәт сөючәнлеген, кеше хәленә керүчәнлеген һәм җаваплылык тоеп эшләвен кечкенә пациентлары да, аларның әти-әниләре дә, хезмәттәшләре дә күрә һәм бәяли беләләр.
Вакытын кызганмый
Зирекле участок хастаханәсе акушеркасы Гөлгенә Гыймадиева 2007 елда "Дәвалау эше" белгечлеге буенча Түбән Кама медицина колледжын тәмамлый. Менә инде 8 ел дәвамында ул авыруларга хезмәт күрсәтә, коллективта да, авыл халкы арасында да абруйлы шәхес. Гөлгенәне җитәкчелек тә югары бәяли, чөнки ул квалификацияле һәм җаваплы хезмәткәр. Эшендә тынгысыз, үзенә тапшырылган эшне тиешенчә башкара, вакыты белән дә исәпләшми. Хезмәттәшләре һәм пациентлары аны ярдәмчеллеге һәм киң күңеллелеге өчен дә хөрмәт итәләр.
РҮХ дә яшь белгечләр
"Земский доктор" программасы буенча соңгы елда Яңа Чишмә РҮХгә ике яшь белгеч эшкә килгән. Бу 2010 елда Казан медуниверситетын тәмамлаган терапия бүлеге табибәсе Гөлназ Хөснетдинова һәм 2011 елда Пермь дәүләт медицина академиясен тәмамлаган участок педиатры Альбина Бәхтиева. Ел дәвамында әлеге ике табиб та үзләрен яхшы белгечләр итеп танытканнар, алган белемнәрен һәм эш тәҗрибәләрен уңышлы файдаланалар.
Табиб-терапевт Гөлназ Хөснетдинова

Табиб-педиатр Альбина Бәхтиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев