Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Дуслар очрашуы»нда

    Җом­га көн­не РМЙ-да уз­ган "Дус­лар оч­ра­шу­ы" бәй­рә­мен­дә Яңа Чиш­мә ра­йо­ны баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ке­ше­ләр­гә имин­лек, яра­ту, их­ти­рам хи­се те­лә­де. Бәй­рәм­гә ча­кы­рыл­ган яңа­чиш­мә­ле­ләр Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич­ны ал­кыш­лап кар­шы­ла­ды­лар, бу хөр­мәт җир­ле власть та­ра­фын­нан үз­лә­ре­нә күр­сә­тел­гән игъ­ти­бар һәм кай­гыр­ту өчен бул­ды. Ра­йон­да "Ку­лай мо­хит" Прог­рам­ма­сы бу­ен­ча эш алып ба­ры­ла, ул...

    Җом­га көн­не РМЙ-да уз­ган "Дус­лар оч­ра­шу­ы" бәй­рә­мен­дә Яңа Чиш­мә ра­йо­ны баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ке­ше­ләр­гә имин­лек, яра­ту, их­ти­рам хи­се те­лә­де.

    Бәй­рәм­гә ча­кы­рыл­ган яңа­чиш­мә­ле­ләр Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич­ны ал­кыш­лап кар­шы­ла­ды­лар, бу хөр­мәт җир­ле власть та­ра­фын­нан үз­лә­ре­нә күр­сә­тел­гән игъ­ти­бар һәм кай­гыр­ту өчен бул­ды. Ра­йон­да "Ку­лай мо­хит" Прог­рам­ма­сы бу­ен­ча эш алып ба­ры­ла, ул эш­тә яки бә­хет­сез­лек оч­ра­гы­на та­рып сә­ла­мәт­лек­лә­рен югалт­кан ке­ше­ләр һәм ба­ла­чак­тан ин­ва­лид бул­ган­нар­ның тор­мыш шарт­ла­рын җи­ңе­ләй­тү­не күз­дә то­та. В.М. Коз­лов үзе­нең мө­рә­җә­га­тен­дә һәм­мә­се­нә кү­ңел кү­тә­рен­ке­ле­ге, әй­бәт кә­еф те­лә­де.

    Ар­тист­лар чы­гы­шы да кә­еф­ләр­не кү­тә­рү­гә бер сә­бәп бул­ды. Күп­ләр­нең кү­ңе­ле­нә Ил­наз Шәй­хет­ди­нов баш­кар­ган җыр­лар хуш кил­де, аның та­вы­шы­на сок­ла­нып: "А­ңа Мәс­кәү­дә чы­гыш ясар­га ки­рәк" ди­ю­че­гә: "Сез нәр­сә, Ни­на тү­тәй, бө­те­не­сен Мәс­кәү­гә озат­саң, без­гә кем җыр­лар?" - ди­де­ләр. "Дөрес­тән дә", - дип хуп­лап та ал­ды­лар. "Се­ля­ноч­ка" һәм "Ар­хан­гельс­кая кра­са" ан­самбль­лә­ре чы­гы­шын - так­мак­лар, ли­рик урыс җыр­ла­рын үз ит­те­ләр. Сәх­нә­дә рус һәм та­тар би­ю­лә­ре баш­кар­ган Алек­сандр Мо­ро­зов ә­сем­дә) күп­ләр­не таң кал­дыр­ды. Ча­ра­ны алып ба­ру­чы Гөл­наз На­сый­ро­ва бе­лән Ил­наз Шәй­хет­ди­нов бик ма­тур сүз­ләр әйт­те­ләр, ши­гырь­ләр укы­ды­лар.

    Ча­кы­рыл­ган ку­нак­лар­га Яңа Чиш­мә АҖ-нән азык-тө­лек па­кет­ла­ры тап­шы­рыл­ды. Бәй­рәм­гә ки­лә ал­мау­чы­лар­га аны өй­лә­ре­нә ил­теп бир­де­ләр.

    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: