Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ерак араларны якын итеп

Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр көзге каникул көннәрендә Алабугада булганнар. Әлеге сәфәрне аларга Яңа Чишмәдәге Изге Троица чиркәве башлыгы Петр атакай оештырган. Аннан кайткач балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

-Без рәссам Иван Шишкин картиналары белән күптән таныш, ә менә ул яшәгән урында, аның музей-йортында беренче тапкыр булуыбыз, - дип сөйли Вера Фокеева. Ангелина Мятлева үзенең дус кызының сүзләрен җөпләп: - Күренекле рәссамның балалык һәм яшүсмер еллары үткән йортта булу бик тә дулкынландыргыч булды, - диде.
- Без Алабугада булдык һәм рәссамны кабатланмас рәсемнәр иҗат итүгә рухландырган урыннарны күрдек, монда ул "Рожь", "Сосновый бор" кебек шедеврларның үрнәкләрен ясаган", - дип өстәде якшәмбе мәктәбе тәрбиячесе Татьяна Лосева.
- Безгә әле тагын Надежда Дурованың музей-усадьбасы да ошады, - диде Максим Лосев. - Без Бородино сугышында катнашучы, 1812 елдагы Ватан сугышы героинясының 30 елдан артык Алабугада яшәгәнлеген белдек, монда аның истәлекле язмалары дөнья күргән.
Шул ук мәктәп тәрбиячесе Наталья Михеева менә ниләр сөйләде: - Балалар белән бергә без Спас соборында, Никольский һәм Покров чиркәүләрендә булдык. Якшәмбе мәктәбе каршындагы соборда без Георгий атакай белән аралаштык. Безнең өчен собор гимны башкарылды, аны Георгий атакай иҗат иткән. Гимн сүзләрен тыңлаганда чиркәүнең беренче көннән бүгенгесе көнгә чаклы яңадан торгызылу тарихын күз алдыңа китерәсең. Балаларыбыз якшәмбе мәктәбенә йөрүче - Алабугада балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән таныштылар, адреслары белән алмаштылар һәм мәктәпләр арасында тәҗрибә уртаклашу буенча мөнәсәбәтләрне сакларга карар кылдылар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев