Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Файдалы очрашу

Үт­кән пән­җе­шәм­бе көн­не Ту­был­гы Тау авы­лын­да "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ бел­геч­лә­ре Ха­лы­ка­ра ин­ва­лид­лар кө­не­нә ка­ра­та мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар бе­лән со­ци­аль-ани­ма­ци­он ча­ра үт­кәр­де­ләр.

Со­ци­аль пе­да­гог Мар­ты­шо­ва Свет­ла­на оч­ра­шу­ны та­ны­шу­дан баш­ла­ды. Пе­да­гог­лар­га "Ла­дош­ка уда­чи" һәм "Ко­раб­лик" рә­сем­ле ме­то­ди­ка­ла­р яр­дәм­гә кил­де, алар ба­ла­лар­да­гы эмо­ци­о­наль ки­е­рен­ке­лек­не бе­те­рер­гә, кү­зал­лау­ны арт­ты­рыр­га, алар­ның иҗа­ди сә­ләт­лә­рен ачар­га мөм­кин­лек бир­де. Со­ци­аль пе­да­гог Куз­не­цо­ва Оль­га "Ро­маш­ка" кон­кур­сы үт­кәр­де, мон­да ба­ла­лар таҗ яф­рак­чы­гы сай­лап алып, ан­да­гы со­рау­лар­га җа­вап­лар бир­де­ләр. Нә­ти­җә­дә ба­ла­лар­ның нәр­сә бе­лән ма­вы­гу­ла­ры, хы­ял­ла­ры, те­ләк­лә­ре, ярат­кан шө­гыль­лә­ре, дус­ла­ры ха­кын­да мәгъ­лүм бул­ды. "Рә­сем­не ясап бе­тер" кү­не­гү­ен­дә ба­ла­лар бер­гә­ләп ур­так бер рә­сем ту­дыр­ды­лар. Мак­сат­ла­ры­на иреш­те­ләр - ба­ла­лар бу эш­не бик ак­тив һәм зур кы­зык­сы­ну бе­лән баш­кар­ды­лар. Со­ңын­нан бү­ләк­ләр дә тап­шы­рыл­ды. Бу оч­ра­шу ба­ла­лар­да һәм пе­да­гог­лар­да ба­ры уңай тәэ­сир­ләр ге­нә кал­дыр­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев