Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

И-и, бу гомерләр

Авыл чи­тен­дә ур­наш­кан агач йорт­та яшәү­че Рәй­сә апа бе­лән Шә­фи­гул­ла абый Мо­тый­гул­лин­нар бә­хет­ле озын го­мер юлы уз­ган­нар. Алар­ның ис­кә тө­ше­реп сөй­ләр­лек ис­тә­лек­лә­ре бай­так. "Го­мер итү - урам а­ша ки­чү тү­гел", ди­гән әй­тем дә бар. 1937 ел­да Не­ва ел­га­сы бу­ен­да Ле­нинг­рад шә­һә­рен­дә яшәү­че га­ди ге­нә га­и­лә­дә бер кыз ба­ла туа. Әм­ма...

Авыл чи­тен­дә ур­наш­кан агач йорт­та яшәү­че Рәй­сә апа бе­лән Шә­фи­гул­ла абый Мо­тый­гул­лин­нар бә­хет­ле озын го­мер юлы уз­ган­нар. Алар­ның ис­кә тө­ше­реп сөй­ләр­лек ис­тә­лек­лә­ре бай­так.

"Го­мер итү - урам а­ша ки­чү тү­гел", ди­гән әй­тем дә бар. 1937 ел­да Не­ва ел­га­сы бу­ен­да Ле­нинг­рад шә­һә­рен­дә яшәү­че га­ди ге­нә га­и­лә­дә бер кыз ба­ла туа. Әм­ма ко­точ­кыч су­гыш кеч­ке­нә кыз­чык­ның һәм аны өзе­леп яра­ту­чы ата-ана­сы­ның бө­тен план­на­рын һәм хы­ял­ла­рын юк­ка чы­га­ра. 1941 ел­да әти-әни­се кыз­ны Әдәм­сә­гә әби­се һәм ба­ба­сы­ яны­на кай­та­рып, ба­ры­сы бе­лән дә хуш­ла­шып, үз­лә­ре ки­ре Ле­нинг­рад­ка ки­тә­ләр. Эх, әгәр бел­гән бул­са­лар икән! Бу алар­ның соң­гы оч­ра­шу­ла­ры бул­а. Бло­ка­да­лы шә­һәр­дә алар хә­бәр­сез юга­ла. Шул чак­тан бир­ле әби­се бе­лән ба­ба­сы аның өчен иң якын ке­ше­лә­ре­нә әве­ре­лә.

Ва­кыт ал­га ба­ра. Авыл­да­гы мәк­тәп­тә 7 сый­ныф­ны тә­мам­ла­гач, Рәй­сә Хә­ми­дул­ла кы­зы Ярос­лавль­гә торф чы­га­ру эше­нә ки­тә. 2 ел­дан соң, ан­нан кайт­кач, Юга­ры Ни­кит­ки­но (хә­зер Ту­был­гы Тау) авы­лын­нан озын буй­лы, бик чи­бәр егет - Шә­фи­гул­ла­га кия­ү­гә чы­га. Бер­гә 56 ел го­мер ит­кән әле­ге пар­­ның га­и­лә тор­мы­шы мә­хәб­бәт­кә ко­рыл­ган, бу - бер-бер­се­нә, ба­ла­ла­ры­на һәм ти­рә-юнь­дә­ге­ләр­гә бул­ган мә­хәб­бәт һәм хөр­мәт. Рәй­сә Хә­ми­дул­ла кы­зы өчен ире һәр­чак аның яр­дәмч­е­се дә, ки­ңәш­че­се дә бу­ла.

Алар кар­тай­ган көн­нә­рен­дә үз­лә­ре­нә нык­лы те­рәк бу­лыр­лык 5 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр. Олы кыз­ла­ры Ил­һа­мия ин­де пен­си­я­дә, Чис­тай­да яши, Нә­гый­мул­ла Яр Чал­лы­да, ул үзе­нең бө­тен го­ме­рен Ка­мАЗ­да ме­талл кою за­во­ды­на ба­гыш­ла­ган, Фә­нис шул ук шә­һәр­дә ЭЭБ­дә эш­лә­гән, Фә­ния Акъ­яр­да - аш­ха­нә­дә, Фи­да­ния Тү­бән Ка­ма­да шин за­во­дын­да эш­ли. Ба­ла­ла­ры бик бер­дәм, та­ту, әти-әни­лә­ре­нең хәл­лә­рен бик еш кай­тып бе­ле­шеп то­ра­лар. Рә­йсә апа­ның 11 оны­гы һәм 6 онык­чы­гы бар, әби­лә­ре алар­ны бик яра­та.

Рә­йсә апа үзе­нең хез­мәт ит­кән ел­ла­рын са­гы­нып ис­кә ала. Күп ел­лар ул фер­ма­да сы­ер сау­ган. Пен­си­я­гә чык­кач та әле ту­ган кол­хо­зы­на яр­дәм итәр­гә ты­рыш­кан. Авыл­га газ керт­кән­дә бел­геч­ләр бар да алар­да тор­ган­нар, ул тәм­ле ри­зык­лар пе­ше­реп алар­ны сый­ла­ган, авыл эче­нә юл­лар сал­ган­да юл тө­зү­че­ләр дә алар­да яшә­гән­нәр. Ип­тә­ше бе­лән бер­гә­ләп ба­ры­сын да ка­бул ит­кән­нәр. Яр­дәм итәр­гә, иге­лек кы­лыр­га әзер то­ру - шу­шы га­и­лә­нең төп сый­фа­ты.

13 март­та Рә­йсә Хә­ми­дул­ла кы­зы­на - 75 яшь, 25 гыйн­вар­да Шә­фи­гул­ла абый­га 80 яшь тул­ды. Юби­ляр­лар­ны кот­лар­га Оль­га Поп­ко­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ бел­геч­лә­ре кил­де, алар шу­шы га­и­лә­гә бә­хет, бер-бер­сен аң­лап, сә­ла­мәт­лек бе­лән озын-озак ел­лар яшәү­лә­рен те­лә­де­ләр. Юби­ляр­лар ку­нак­лар­га рәх­мәт бел­де­реп, үз­лә­ре ту­рын­да оныт­мау­ла­рын, кай­гыр­ту­ла­рын то­еп, бик ка­нә­гать кал­ды­лар.

Вәсилә ЮР­ТА­Е­ВА,

"Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ­нең өй­гә ба­рып со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү бү­ле­ге шәф­кать ту­та­шы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев