Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Игелеккә чикләр юк

Ту­был­гы Тау авы­лын­да элек­ке­ге кол­хоз фа­ти­рын­да өч бер­ту­ган, ба­ла­чак­тан ин­ва­лид (га­рип) Гөлф­руз, Гөл­җи­һан, Га­лия Дәү­ләт­ши­на­лар го­мер ки­че­рә­. Яшәү шарт­ла­ры бик на­чар, тор­мыш хәл­лә­ре авыр бул­ган­га бу әби­ләр­не Карт­лар йор­ты­на ур­наш­ты­ру мәсь­ә­лә­се ки­леп ба­са. Тик алар­ның үз ни­гез­лә­рен­нән ае­ры­ла­сы­ла­ры кил­ми, "соң­гы су­лы­шы­быз­ны да шун­да ал­сак иде", ди­ләр. Алар­ның тор­мыш шарт­ла­рын (өй...

Ту­был­гы Тау авы­лын­да элек­ке­ге кол­хоз фа­ти­рын­да өч бер­ту­ган, ба­ла­чак­тан ин­ва­лид (га­рип) Гөлф­руз, Гөл­җи­һан, Га­лия Дәү­ләт­ши­на­лар го­мер ки­че­рә­. Яшәү шарт­ла­ры бик на­чар, тор­мыш хәл­лә­ре авыр бул­ган­га бу әби­ләр­не Карт­лар йор­ты­на ур­наш­ты­ру мәсь­ә­лә­се ки­леп ба­са. Тик алар­ның үз ни­гез­лә­рен­нән ае­ры­ла­сы­ла­ры кил­ми, "соң­гы су­лы­шы­быз­ны да шун­да ал­сак иде", ди­ләр.

Алар­ның тор­мыш шарт­ла­рын (өй ис­ке, җы­лы­тыл­мый, бер газ пли­тә­се бе­лән җан ас­ра­ган­нар, тик аны­сын да өзеп кит­кән­нәр) үзе ба­рып ка­ра­ган ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов авыл Со­ве­ты­на бу туз­ган то­рак­ны ре­монт­лар­га ки­ңәш итә. Шу­лай итеп, авыл җир­ле­ге Со­ве­ты кө­че бе­лән өй­нең идән­нә­ре, ишек­лә­ре, тә­рә­зә­лә­ре алыш­ты­ры­ла, то­рак­ны электр бе­лән җы­лы­ту көй­лә­нә, обой­лар ябыш­ты­ры­ла, ли­но­леум җә­е­лә. Со­ци­аль як­лау бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Әл­фи­рә Гай­фет­ди­но­ва яр­дә­ме бе­лән газ би­рү­гә ки­ле­шү тө­зе­лә.

Ха­ки­ми­ят­тән бү­ләк итеп әби­ләр­гә ши­фонь­ер, өс­тәл, сер­вант ки­те­рә­ләр. Кыс­ка­сы, то­рак ке­ше яшәр­лек хәл­гә ки­те­ре­лә. Авыл­да­гы шәф­кать ту­та­шы Гөл­нур Га­ти­на да һәр­да­им алар­ны ка­рап, кай­гыр­тып то­ра. Гөлф­руз, Гөл­җи­һан, Га­лия Мө­бә­рак­шов­на­лар бу үз­гә­реш­ләр­гә сө­е­неп туя ал­мый­лар. Гөл­нур Га­ти­на­га мө­рә­җә­гать итеп (без­гә ул җит­кер­де), алар ра­йон ха­ки­ми­я­те­нә, авыл җир­ле­ге Со­ве­ты­на, со­ци­аль як­лау, опе­ка бү­лек­лә­ре­нә чик­сез рәх­мәт­лә­рен бел­де­рү­не үтен­гән­нәр.

Әти­лә­ре су­гыш ве­те­ра­ны бул­ган, "Ве­те­ран­нар­га то­рак" дәү­ләт прог­рам­ма­сы бу­ен­ча кыз­ла­ры­на фа­тир да ти­еш­ле, ди. Со­ци­аль як­лау бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ә. Гай­фет­ди­но­ва до­ку­мент­ла­рын дө­рес­лә­тү, әзер­ләү­не үз өс­те­нә ал­ган. Ин­шал­ла, иге­лек­лә­ре җир­дә ят­мас, әби­ләр­нең дә яшәү шарт­ла­ры ях­шыр­гач, кү­ңел­лә­ре ты­ныч­ла­нып ка­лыр, дип өмет­лә­ник.

Р.S. Га­зе­та­быз­ның әле­ге са­ны бит­кә са­лын­ган­да та­гын бер кү­ңел­ле хә­бәр ки­леп иреш­те. Ра­йон үзә­ген­дә яшәү­че Га­ли­на Тру­но­ва һәм Еле­на Пат­ри­ке­е­ва­лар үз га­и­лә­лә­ре исе­мен­нән бер­ту­ган Дәү­ләт­ши­на­лар­га, өр-яңа бул­ма­са да, төс­ле те­ле­ви­зор бү­ләк ит­кән­нәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X