Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Интернатта Юбилей

Бүген Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Порфирьева Мария Фроловнага 90 яшь тулды. Юбилее белән котларга Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Семеняк В. Н., социаль яклау бүлеге начальнигы Гурьева Н.Н., Яңа Чишмә авыл җирлеге секретаре Маланчева Т. Н., район мәдәният йорты артистлары килделәр.

Музыкаль котлау, матур бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы – барысы да безнең әби өчен шатлык булды. Шулай ук Петропавловка авыл җирлеге башлыгы Мария Фроловнаның барлык авылдашларыннан бүләкләр һәм котлау сүзләре белән килделәр. Энеләре һәм сеңелләре әбиләрен шалтыратып котладылар һәм якын арада килергә вәгъдә бирделәр. Мария Фроловна бик канәгать һәм аңа игътибар иткән һәркемгә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев