Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ишле гаиләгә – трактор

"Зур га­и­лә" рес­пуб­ли­ка хәй­рия ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да Ак­бү­ре авы­лын­нан күп ба­ла­лы Хәй­дә­ров­лар га­и­лә­се бү­ләк­кә ми­ни-трак­тор ал­ды.

Ата-ана на­зын­нан мәх­рүм кал­ган ба­ла­лар­ны алып тәр­би­я­ләү­че иш­ле га­и­лә­ләр­гә бер­гә­ләп яр­дәм итү алар өчен со­ци­аль уңай­лык­лар ту­ды­рыр­га яр­дәм итә.

Рес­пуб­ли­ка­да бар­лы­гы шун­дый 14 га­и­лә исәп­лә­нә, без­нең ра­йон­да шу­лар­ның бер­се, тәр­би­я­гә 9 ба­ла ал­ган Мин­га­ян һәм Ис­лам Хәй­дә­ров­лар га­и­лә­се яши. Алар һәр­да­им рес­пуб­ли­ка һәм ра­йон җи­тәк­че­ле­ге та­ра­фын­нан си­зе­лер­лек мат­ди яр­дәм алып то­ра­лар.

- Без ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә, бар­лык хи­ма­я­че­ләр­гә һәм хәй­ри­я­че­ләр­гә бик рәх­мәт­ле­без, - дип сөй­ли Мин­га­ян Хәй­дә­ро­ва. - Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка, аның урын­ба­сар­ла­ры­на, "Ку­лон" ЯАҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Аль­берт Фәх­рет­ди­нов­ка ае­ру­ча рәх­мәт бел­де­рә­без. Алар яр­дә­ме бе­лән яңа га­раж, өй­гә ир­кен ян­кор­ма тө­зи ал­дык. Га­и­лә­без хәй­ри­я­че­ләр­дән яңа "Ла­да-Ка­ли­на" ав­то­мо­би­ле дә ал­ды. Авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты да гел яр­дәм итеп то­ра. Хо­дай үз­лә­ре­нә сә­ла­мәт­лек, имин­лек бир­сен.

"РИТЭК" нефть ком­па­ни­я­се бир­гән яңа бү­ләк тә бик урын­лы - бар­лык та­гыл­ма­ла­ры - са­ба­ны, чап­кы­чы, куль­ти­ва­то­ры, ар­ба­сы бул­ган "У­ра­лец" ми­ни-трак­то­ры ху­җа­лык өчен бик ки­рәк.

- Бик җай­лы, ида­рә итәр­гә дә җи­ңел, ва­кы­ты җит­кәч ба­ла­лар­ны да өй­рә­тер­гә мөм­кин. Бак­ча­да­гы бар­лык эш­ләр­не трак­тор яр­дә­мен­дә баш­кар­дык, әле баш­ка­лар­га да бу­лы­ша­быз, - ди Ис­лам Хәй­дә­ров.

Әң­гә­мә­без аза­гын­да алар га­зе­та аша бар­лык ига­нә­че­ләр­гә та­гын бер кат рәх­мәт тап­шы­ру­ны үтен­де­ләр, һәм­мә­се­нә бә­хет, сә­ла­мәт­лек, эш­лә­рен­дә уңыш­лар те­лә­де­ләр.

Азат МУ­СИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев