Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Изге эш башланды

Яңа Чишмә мәчете үз функцияләрен төгәл башкара, анда йөрүчеләр даими артып тора, төрледән-төрле чаралар  уза.


Хәзерге көндә мәчет белән янәшәдә тагын бер бина төзү зарурлыгы туган, анысы мәдрәсә булачак, анда теләге булганнарны ислам нигезләренә өйрәтү, никах, балага исем кушу мәҗлесләре һ.б. үткәрү планлаштырыла.
Мәчеттә район башкарма  комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт  Әшрапов һәм җирле эшмәкәрләр катнашында узган чарада сүз нәкъ менә шул  турыда барды.
Ул җыелучыларга  мәдрәсә төзелешендә  хәлдән  килгәнчә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Хәзергесе вакытта  бина төзү өчен фундамент казылган, нефтьчеләр ярдәмендә төзелеш материалларының бер өлеше  сатып алынган, юл төзүчеләр фундаментка бетон  салуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткәннәр.
Әңгәмә конкрет һәм файдалы булды – оештыру һәм төзелеш – монтаж эшләре буенча документлар әзерләү мәсьәләләре хәл ителде.
Без битараф булмаган барлык район халкына әлеге изге эштә хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәбез һәм акча күчерү өчен  реквизитларны бастырабыз.
Үзәкләшкән  дини  оешма  - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте  Яңа Чишмә район мөхтәсибәте Яңа Чишмә авылы мәхәлләсе җирле мөселман дини оешмасы
Адресы: 423190, РФ, ТР , Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә авылы, Яшьлек  ур., 9а, мәчет;
ИНН/КПП: 1631002548/163101001;
Р./счет № 40703810102390000106;
Новошешминский доп. офис ПАО “АК БАРС“ БАНК г. Казань;
БИК  049205805;
К./с
30101810000000000805;
ОГРН 1031659009392;
ОКПО 56351125;
ОКВЭД 91.31.
Имам-хатыйб: Әшрапов Илгиз Дилшат улы, кәрәзле  телефоны: 89375778077;  89270309034;  89179357452; E-mail: ildhasan@mail.ru/ ilgis84@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев