Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Изге ниятләре тормышка ашкан

    Ленино авылында эшмәкәр Черняева Татьяна Анатольевна сәүдә мәйданчыгында юлчы мөселманнар өчен тәһарәтханә һәм намаз уку бүлмәсе ясаган.

    Әлеге бүлмәне ачу тантанасында район мөхтәсибәте имамнары белән берлектә район хакимияте аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин да катнашты. Үз чыгышында ул арабызда шундый кешеләр күбрәк булса иде, дип билгеләп үтте.
    Район мөхтәсибе Газизулла хәзрәт үз чыгышында әлеге изге гамәлләре өчен хуҗаларга барлык мөселманнар исеменнән рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырды.
    -Намаз вакытлары җиткән юлчы мөселманнарның безнең кибет янына туктап, намазлыкларын җиргә җәеп намаз укуларын күргәч, гаиләбез белән бер фикергә килеп, әлеге бүлмәне төзергә ниятләдек, - ди Татьяна Анатольевна.
    Аллаһының рәхмәте белән бер ел дигәндә изге ниятләре тормышка аша, бүген аның ишекләре һәркем өчен ачык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: