Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Каникуллар дәвам итә

"Мәк­тәп­кә җы­е­ныр­га яр­дәм ит!" дип атал­ган рес­пуб­ли­ка ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да ра­йон баш­лы­гы В.М. Коз­лов ини­ци­а­ти­ва­сы бу­ен­ча опе­ка­га алын­ган га­и­лә­ләр­дә яшәү­че 21 ба­ла 15 ав­густ­та Бол­гар­да­гы дәү­ләт та­ри­хи-ар­хи­тек­ту­ра му­зей-ты­ю­лы­гын­да һәм "Ик­мәк му­зе­ен"­да бул­ды­лар. Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА Ав­то­бус­та дүрт сә­гать­ләп юл­да ба­ру ба­ла­лар өчен үзе бер кү­ңел­ле сә­я­хәт бул­ды. Алар ка­фе­га ке­реп ашап-эчеп тә...

"Мәк­тәп­кә җы­е­ныр­га яр­дәм ит!" дип атал­ган рес­пуб­ли­ка ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да ра­йон баш­лы­гы В.М. Коз­лов ини­ци­а­ти­ва­сы бу­ен­ча опе­ка­га алын­ган га­и­лә­ләр­дә яшәү­че 21 ба­ла 15 ав­густ­та Бол­гар­да­гы дәү­ләт та­ри­хи-ар­хи­тек­ту­ра му­зей-ты­ю­лы­гын­да һәм "Ик­мәк му­зе­ен"­да бул­ды­лар.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Ав­то­бус­та дүрт сә­гать­ләп юл­да ба­ру ба­ла­лар өчен үзе бер кү­ңел­ле сә­я­хәт бул­ды. Алар ка­фе­га ке­реп ашап-эчеп тә ал­ды­лар. Ба­ла­лар­ны оза­та бар­ган ра­йон­ның по­ли­ция бү­лек­чә­се, ба­лигъ бул­ма­ган­нар эше бу­ен­ча ко­мис­сия, яшь­ләр эше, опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­лек­лә­ре һәм "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се җир­ле бү­лек­чә­се вә­кил­лә­ре ашау-эчү чы­гым­на­рын кап­лау­да хи­ма­я­че­ләр бул­ды.

Гид оза­ту­ын­да ба­ла­лар бо­рын­гы ар­хи­тек­ту­ра би­на­ла­ры бе­лән та­ныш­ты­лар. Ул без­нең бо­рын­гы ба­ба­ла­ры­быз­ның тор­мы­шы ту­рын­да күп нәр­сә­ләр сөй­лә­де. "Ик­мәк му­зе­ен­да" ба­ла­лар агач­тан ясал­ган ко­рыл­ма­лар­га хәй­ран ка­лып ка­ра­ды­лар, мон­да алар ипи өс­тәл­гә ку­ел­ган­чы нин­ди юл­лар үтүе бе­лән та­ныш­ты­лар (үс­те­рү­дән пе­ше­рү про­цес­сы­на чак­лы), хәт­та аның тә­мен дә та­тып ка­ра­ды­лар. Безнең делегация җитәкчесе Валентина Семеняк җылы итеп каршы алулары һәм бушлай экскурсия үткәргәннәре өчен музей-тыюлык директоры урынбасары Лилия Сафинага (рәсемдә) Рәхмәт хаты һәм «На засечной черте» китабын тапшырды. Бо­лар­дан тыш, ба­ла­лар ерак­тан бул­са да ТР-ның бе­рен­че Пре­зи­ден­ты М.Ш. Шәй­ми­ев­ка кул бол­гый ал­ды­лар (ул да бу көн­не Бол­гар­да иде) һәм му­зей ди­рек­тор­ла­ры Нәгыйм Сә­ми­гул­лин һәм Рафаил Мәх­мү­тов­лар бе­лән фо­то­га төш­те­ләр. Ары­ган бул­са­лар да, ба­ла­лар өй­лә­ре­нә ях­шы кә­еф, кү­тә­рен­ке кү­ңел бе­лән әй­лә­неп кайт­ты­лар. Ә икен­че көн­не алар му­зей­лар­да бул­ган миз­гел­ләр­не ис­тә кал­ды­ру өчен бер­гә­лә­шеп төш­кән фо­то­лар, тәм-том­нар ту­ты­рыл­ган па­кет­лар, иң из­ге те­ләк­ләр те­лә­неп, ра­йон баш­лы­гы В. Коз­лов им­за­сы ку­ел­ган көн­дә­лек­ләр ал­ды­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев