Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Картлар йорты тормышы

14 февраль - Изге Вәли көнендә исә Картлар йортына Екатерина авылы мәдәният йорты ансамбле килгән. Бу көнне артистлар бәйрәм атмосферасы тудырырга тырышкан, анда яшәүчеләргә җырларын һәм биюләрен бүләк иткәннәр.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортта «Добро Даром» хәйрия фонды волонтерлары булып киткән. 
Бу фондта бары тик фикердәшләр генә тора, алар өчен иң мөһиме – үзе ярдәм итә алмый торган кешеләргә ярдәм. Оешманың һәр әгъзасына төп таләп - башкаларның газапларына карата битараф калмау. Фондның миссиясе-мохтаҗларны коткару гына түгел, ә күп кенә кешеләрнең эчке дөньясын төзекләндерү дә. Һәр кеше белән җанлы аралашу, гитарада җанлы музыка уйнау, һәр социаль хезмәт алучыга бүләк тапшыру - болар барысы да әби-бабаларның күңелләрен күтәргән, алар кунакларны  бик шатланып кабул иткәннәр. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X