Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Картлар йортында яшәүчеләр өчен сабантуй

Яңа Чишмәдәге Картлар йортында 28 июльдә хезмәткәрләр бик күңелле Сабантуй әзерләп үткәрделәр. Гадәттә һәр елны табигатькә чыга идек, быел исә йортта гына оештырырга булдык, өстәлләр һәм урындыклар чыгардык, күрмәүчеләр һәм начар йөрүчеләр дә күрерлек һәм ишетерлек булсын дидек. "Убырлы карчык" маҗаралары бәйрәмгә ямь өстәде: өс киемен алыштыру бәйгеләре күңелле узды....

Яңа Чишмәдәге Картлар йортында 28 июльдә хезмәткәрләр бик күңелле Сабантуй әзерләп үткәрделәр.
Гадәттә һәр елны табигатькә чыга идек, быел исә йортта гына оештырырга булдык, өстәлләр һәм урындыклар чыгардык, күрмәүчеләр һәм начар йөрүчеләр дә күрерлек һәм ишетерлек булсын дидек.
"Убырлы карчык" маҗаралары бәйрәмгә ямь өстәде: өс киемен алыштыру бәйгеләре күңелле узды. Әлбәттә, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, приз кисү, фокуслар, җыр-биюләр - берәүне дә битараф калдырмады. Сабан туе ачык һавада йортта бәйрәм әбәте белән тәмамланды. Сабан туеның ничек узганлыгын газетабыз сайтыннан да укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев