Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күңеле һаман яшь әле

    Ел саен районның мәдәният хезмәткәрләре 1 октябрьдә Яңа Чишмәдәге Картлар йортына концерт белән киләләр. Күңелле очрашу сизелми дә үтеп китә, ә тамашачылар исә мондый чараның озаккарак дәвам итүен телиләр. Быел артистлар алар алдында ике сәгатькә якын чыгыш ясадылар, өлкәннәрне бик тә сөендерделәр.

    Концерт бик шәп килеп чыкты. "Селяночка" ветераннар ансамбле төп башкаручы булды. Нәкъ менә бер ел элек аларның беренче чыгышлары шушы Картлар йортында булган иде, хәзер инде алар тәҗрибәле популяр коллектив. Ансамбль чыгышы тамашачыларга һәрчак күтәренке кәеф һәм канәгатьләнү хисе, энергия, дәрт өсти. Җырларны хор белән дә, дуэт, трио, а капелла һәм баянга кушылып та башкардылар. "Селяночка" репертуары яңалары белән баетылган, болар: мәхәббәт, аерылышу, шаян җырлар, ватан, ышаныч һәм өмет турында рус халык җырлары һ.б. Алар арасында "Пей, миленький, пей", "Рощица", "Не могу без него, не могу", "Заплутавшее счастье", "За родником белый храм" һәм башка искиткеч матур җырлар бар. Артистларга кушылып уен коралларында җырчы, автор һәм үз җырларын башкаручы, Яңа Иванаево МЙ директоры Юрий Киселев уйнады. Өлкән яшьтәге тамашачылар өчен махсус бүләк - аның "Мама, я вернусь" дип аталган яңа җырының премьерасы булды. Шулай ук Черемухово МЙ да һәм "Селяночка" ансамблендә сәнгать җитәкчесе Вера Коновалова да үзенең чыгышы белән тамашачыларны сөендерде, алар "Зажигай" төркеменнән Илназ Шәйхетдинов башкаруында "Эх, сез матур кызлар" һ.б. татар халык җырларына кушылып биеп тә алдылар.
    Концертны аның белән бергә Юлия Сәйфуллина алып барды. Бу көнне өлкәннәргә иң изге теләкләр - сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер теләнде. Чөнки җан җылысы, игътибар бүләк итү - иң мөһиме, әлеге бәйрәм нәкъ менә шуның өчен дә бит инде. Артистлар тамашачыларга бәйрәм кәефе өсти алдылар, чөнки концерт ихлас күңелдән башкарылды.
    Әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар һәм аларга рәхмәт белдерделәр. Аннан соң Картлар йорты хезмәткәрләре, элеккеге гадәт буенча, үзләрендә яшәүчеләр өчен сый-нигъмәтләр тулы бәйрәм табыны әзерләделәр. Өлкәннәр ункөнлеге старт алды...
    Газетабызның novoshishminck.ru сайтында әлеге чара турында үз фикерләрегез белән уртаклаша һәм фоторәсемнәрне карый аласыз.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: