Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Килгән кешегә – аерым игътибар

    Яңа Чиш­мә­дә­ге Карт­лар һәм ин­ва­лид­лар өчен ин­тер­нат-йорт­та эш­ләү­че­ләр та­ра­фын­нан Ин­тер­нат-йорт­ка ки­лү­че граж­дан­нар­га со­ци­аль-пси­хо­ло­гик адап­та­ция прог­рам­ма­сы эш­лән­де һәм ка­бул ител­де. Бу прог­рам­ма хез­мәт күр­сә­те­лә тор­ган өл­кән ке­ше­ләр һәм ин­ва­лид­лар­ның тор­мы­шын җи­ңе­ләй­тү­гә, хез­мәт күр­сә­тү­че пер­со­нал­ның эш алым­на­рын ка­мил­ләш­те­рү­гә, уч­реж­де­ни­е­нең мат­ди ба­за­сын ны­гы­ту­га юнәл­де­рел­гән. Прог­рам­ма­ның төп бу­ры­чы - без­нең ин­тер­нат­ның со­ци­аль мо­хи­те­нә -...

    Яңа Чиш­мә­дә­ге Карт­лар һәм ин­ва­лид­лар өчен ин­тер­нат-йорт­та эш­ләү­че­ләр та­ра­фын­нан Ин­тер­нат-йорт­ка ки­лү­че граж­дан­нар­га со­ци­аль-пси­хо­ло­гик адап­та­ция прог­рам­ма­сы эш­лән­де һәм ка­бул ител­де.

    Бу прог­рам­ма хез­мәт күр­сә­те­лә тор­ган өл­кән ке­ше­ләр һәм ин­ва­лид­лар­ның тор­мы­шын җи­ңе­ләй­тү­гә, хез­мәт күр­сә­тү­че пер­со­нал­ның эш алым­на­рын ка­мил­ләш­те­рү­гә, уч­реж­де­ни­е­нең мат­ди ба­за­сын ны­гы­ту­га юнәл­де­рел­гән.

    Прог­рам­ма­ның төп бу­ры­чы - без­нең ин­тер­нат­ның со­ци­аль мо­хи­те­нә - яңа шарт­лар­га элә­гү­че­ләр­нең со­ци­аль-пси­хо­ло­гик ярак­ла­шу­ын тәэ­мин итү, бу эш ин­тер­нат-йорт­ка кил­гән ми­нут­ла­рын­нан ук, алар­ның яшен һәм ин­ди­ви­ду­аль үзен­чә­лек­лә­рен исәп­кә алып баш­ка­ры­ла. Со­ци­аль-пси­хо­ло­гик адап­та­ци­я­нең баш­лан­гыч эта­бы ае­ру­ча мө­һим. Без­гә кил­гән ке­ше уч­реж­де­ние, эч­ке тәр­тип ка­гый­дә­лә­ре, пер­со­нал бе­лән та­ныш­кан­да эч­ке си­зем­ләү бе­лән уңай тәр­тип­кә һәм ял сә­гать­лә­рен төр­ле­чә үт­кә­рү мөм­кин­ле­ге бу­лу ту­рын­да мәгъ­лү­мат ала.

    Кил­гән ке­ше ту­рын­да ту­лы­рак мәгъ­лү­мат алу өчен төр­ле эш алым­на­ры - әң­гә­мә­ләр үт­кә­рү, ан­ке­та­лар ту­ты­ру һ.б. кул­ла­ны­ла. Һәр ке­ше­гә ди­аг­нос­тик ма­те­ри­ал­лар җый­ган­нан соң со­ци­аль-пси­хо­ло­гик ха­рак­те­рис­ти­ка тө­зе­лә, шу­ңа ни­гез­лә­неп, ара­даш нә­ти­җә­ләр­не кү­зә­теп бер ел­га со­ци­аль-пси­хо­ло­гик адап­та­ция сро­гы бе­лән ин­ди­ви­ду­аль прог­рам­ма хә­зер­лә­нә.

    Ин­тер­нат бел­геч­лә­ре, мән­фә­гать­лә­ре­нә ка­рап, 3-5 ке­ше­дән тор­ган 7 төр­кем оеш­тыр­ды­лар, алар бе­лән ат­на­га 2 мәр­тә­бә бе­рәр сә­гать шө­гыль­лә­нә­ләр.

    Прог­рам­ма эш­ли баш­ла­ган­нан бир­ле ин­тер­нат­ка 25 ке­ше кил­де, шу­ның 16-сы "өй­дә уты­ру­чы­лар", алар­ның 8-се Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­нан, ике­се - баш­ка ин­тер­нат­лар­дан, 7-се - со­ци­аль адап­та­ция үзә­ген­нән. Без үзе­без­дә яшәү­че­ләр­не дөнья бе­лән элем­тә­дә то­ту өчен ты­ры­ша­быз. Та­би­гать ко­ча­гы­на алып чы­га­быз, му­зей­га, баш­ка ча­ра­лар­га алып ба­ра­быз. Без­гә мәк­тәп уку­чы­лар­ы, РМЙ ар­тист­ла­ры, ра­йон ки­тап­ха­нә­се хез­мәт­кәр­лә­ре ки­леп, кон­церт­лар би­реп ки­тә­ләр, күч­мә филь­мо­те­ка бри­га­да­сы ки­леп ки­но­кар­ти­на­лар күр­сә­тә. Дин әһел­лә­ре дә ки­леп вә­газь укып ки­тә­ләр.

    11 ок­тябрь­дә Ка­зан­да "Ал­тын көз" со­ци­аль прог­рам­ма­лар яр­мин­кә­се үт­те. Ул өл­кән­нәр­гә һәм ин­ва­лид­лар­га со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү­че ста­ци­о­нар уч­реж­де­ни­е­ләр ара­сын­да үз­лә­рен­дә яшәү­че граж­дан­нар бе­лән тер­нәк­лән­де­рү эшен әй­бәт оеш­ты­ру­га Рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы­на ба­гыш­лан­ды. Яңа Чиш­мә­дә­ге Карт­лар һәм ин­ва­лид­лар өчен ин­тер­нат-йорт яр­мин­кә­дә өчен­че урын­ны яу­ла­ды.

    Рә­сем­дә: Картлар йорты директоры М. Демидов һәм өлкән шәфкать туташы

    О. Шилова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: