Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Кунак булдылар

16 но­ябрь­дә ха­лык иҗа­ты һәм көн­кү­ре­ше му­зе­ен­да Зи­рек­ле авыл ки­тап­ха­нә­се бе­лән бер­лек­тә ил бу­ен­ча ин­де 15 нче мәр­тә­бә бил­ге­ләп үте­лә тор­ган Әни­ләр кө­не үт­кә­рел­де. Ел са­ен без әле­ге бәй­рәм­гә төр­ле ка­те­го­ри­я­гә ке­рү­че әни­ләр­не ча­кы­ра идек. Бу юлы исә төр­ле ел­лар­да төр­ле сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да үз­лә­ре­нең иң якын ке­ше­лә­рен - ул­ла­рын, кыз­ла­рын,...

16 но­ябрь­дә ха­лык иҗа­ты һәм көн­кү­ре­ше му­зе­ен­да Зи­рек­ле авыл ки­тап­ха­нә­се бе­лән бер­лек­тә ил бу­ен­ча ин­де 15 нче мәр­тә­бә бил­ге­ләп үте­лә тор­ган Әни­ләр кө­не үт­кә­рел­де.

Ел са­ен без әле­ге бәй­рәм­гә төр­ле ка­те­го­ри­я­гә ке­рү­че әни­ләр­не ча­кы­ра идек. Бу юлы исә төр­ле ел­лар­да төр­ле сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да үз­лә­ре­нең иң якын ке­ше­лә­рен - ул­ла­рын, кыз­ла­рын, яки ир­лә­рен һәм ир ту­ган­на­рын югалт­кан әни­ләр, апа-се­ңел­ләр­не ча­кыр­дык.

Йә, хо­да­ем, мон­дый га­и­лә­ләр авы­лы­быз­да 45 про­цент ди­яр­лек икән. Ва­фат бу­лу­чы­лар­ның ру­хы һәм алар­ның га­и­лә­лә­ре ты­ныч­лык, до­га, яр­лы­кауны, тү­зем­ле­лек һәм из­ге га­мәл­ләр өмет итә.

Әл­бәт­тә ин­де, ана­лар­ның, ку­нак­лар­ның ти­рән җан яра­ла­рын аң­лап, без алар­ның кай­гы-хәс­рәт­лә­рен куз­гат­ма­дык, ә ба­ры коръ­ән укы­дык, ва­фат бул­ган­нар­ның ру­хы­на до­га кыл­дык, авыл ки­тап­ха­нә­че­се Ра­зыя Ка­дый­ро­ва әни­ләр ту­рын­да ма­тур ши­гырь­ләр укы­ды, үз әсәр­лә­рен­дә ана об­ра­зын ачу­чы язу­чы­лар­ның ки­тап­ла­рын күр­сә­теп, кай­бер әсәр­ләр­дән өзек­ләр укы­ды.

Бәй­рәм­не оеш­ты­ру­да Ис­ла­мия Мор­та­зи­на (Ак Барс банк), Әми­нә Ша­ра­ка­е­ва, Кәү­сә­рия Зәй­нул­ли­на, Би­сал апа Вә­лиул­ли­на, Ди­нә Мө­сә­ли­мо­ва, Зәй­тү­нә Мир­га­зо­ва, бәй­рәм ку­нак­ла­ры, му­зей хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­рен­нән зур өлеш керт­те­ләр.

Ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты рә­и­се Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва әни­ләр­гә иң җы­лы сүз­лә­рен җит­кер­де, "Йол­дыз" ба­ла­лар бак­ча­сын­нан Рәм­зия Шә­ри­по­ва һәм Гөл­нур Әф­лә­ту­но­ва­лар үз­лә­ре­нең җыр­ла­рын бү­ләк ит­те­ләр. Кәү­сә­рия Зәй­нул­ли­на үзе­нең әни­ләр­гә ба­гыш­лан­ган ши­гы­рен бү­ләк ит­те.

Со­ңын­нан му­зей ди­рек­то­ры 2012 ел­да авыл хал­кы­ның һәм ку­нак­лар­ның (110 ке­ше) му­зей­га ак­ча­ла­та яр­дәм­нә­ре, му­зей чы­гым­на­ры ту­рын­да от­чет тот­ты, ба­ры­сы­на да рәх­мәт бел­дер­де.

Ма­тур итеп үт­кә­рел­гән бәй­рәм өчен әни­ләр их­лас­тан рәх­мәт сүз­лә­рен җит­кер­де­ләр.

Мид­хәт Га­зый­мов,

му­зей ди­рек­то­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев