Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Кунакчыл булсын

12 но­ябрь­дә Ле­ни­но авы­лын­да су­гыш ве­те­ран­на­рын һәм алар­ның га­и­лә әгъ­за­ла­рын то­рак­лы итү прог­рам­ма­сы бу­ен­ча яңа өй­гә кү­че­нү тан­та­на­сы - өй туе бул­ды. Ва­фат бул­ган су­гыш ве­те­ра­ны­ның улы, ба­ла­чак­тан ин­ва­лид Ми­ха­ил Ле­онть­ев­ка яңа өй­не "Ст­рой­сер­вис" ҖЧҖ 5 ай­да тө­зеп бир­гән. Шу­шы тан­та­на­га бө­тен авыл хал­кы җы­ел­ган. Җир­ле МЙ хез­мәт­кәр­лә­ре бик шәп...

12 но­ябрь­дә Ле­ни­но авы­лын­да су­гыш ве­те­ран­на­рын һәм алар­ның га­и­лә әгъ­за­ла­рын то­рак­лы итү прог­рам­ма­сы бу­ен­ча яңа өй­гә кү­че­нү тан­та­на­сы - өй туе бул­ды. Ва­фат бул­ган су­гыш ве­те­ра­ны­ның улы, ба­ла­чак­тан ин­ва­лид Ми­ха­ил Ле­онть­ев­ка яңа өй­не "Ст­рой­сер­вис" ҖЧҖ 5 ай­да тө­зеп бир­гән.

Шу­шы тан­та­на­га бө­тен авыл хал­кы җы­ел­ган. Җир­ле МЙ хез­мәт­кәр­лә­ре бик шәп сце­на­рий хә­зер­лә­гән­нәр. Ми­ха­ил­ның әти-әни­се: Ан­на Ти­мо­фе­ев­на бе­лән Конс­тан­тин Да­ни­ло­вич­ның тор­мыш юл­ла­рын ис­кә тө­шер­де­ләр, әти­се элек зе­нит­чы бул­ган, фин, Бө­ек Ва­тан су­гыш­ла­рын­да һәм Кван­тун ар­ми­я­се бе­лән су­гыш­лар­да кат­наш­кан. Ми­ха­ил­ның әти-әни­сен алыш­тыр­ган апа­сы Тать­я­на ипи-тоз­лы өс­тәл хә­зер­лә­гән, бар­лык күр­ше­лә­рен, күп сан­лы ту­ган­на­рын ча­кыр­ган, бар да бү­ләк бе­лән кил­гән. Ә га­и­лә­лә­ре иш­ле, та­ту, бик му­зы­каль. Кон­церт­ның бай­так но­мер­ла­рын Ми­ха­ил­ның "Сурэкэ" ан­самб­лен­дә җыр­лау­чы апа­ла­ры бе­лән авыл­да дан­лык­лы ба­ян­чы абый­сы Ва­си­лий хә­зер­лә­гән. Өй 31 де­кабрь­дә тап­шы­ры­ла­сы бул­ган, тик тө­зү­че­ләр эш­не тиз тот­кан­нар. "Өй яң­гыр­дан соң үсеп чык­кан гөм­бә ке­бек тиз бас­ты", - ди­де авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Виктор Ве­ре­тен­ни­ков, - тө­зе­леш­тә проб­ле­ма­лар бер дә бул­ма­ды, әй­тер­сең лә тө­зү­че­ләр­гә кем­дер яр­дәм итеп тор­ды", - ди­де ул. Ха­ки­ми­ят исе­мен­нән яңа өй ху­җа­ла­рын ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк һәм со­ци­аль як­лау бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Әл­фи­рә Гай­фет­ди­но­ва кот­ла­ды­лар. Алар ху­җа­лар­га сә­ла­мәт­лек те­лә­де­ләр, ишек­лә­ре иге­лек­ле ке­ше­ләр өчен һәр­ва­кыт ачык бул­сын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев