Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр ункөнлеге төгәлләнде

    5 ок­тябрь­дә Яңа Чиш­мә РҮХ проф­со­юз ко­ми­те­ты ве­те­ран­нар өчен чәй та­бы­ны оеш­тыр­ды һәм алар­га азык-тө­лек­ләр ту­ты­рыл­ган па­кет­лар тап­шыр­ды. Баш та­биб Ри­шат Би­ла­лов һәм проф­ком рә­и­се Лю­бовь Ма­лан­че­ва алар ад­ре­сы­на кот­лау һәм из­ге те­ләк­лә­рен юл­ла­ды­лар. Чәй та­бы­ны бик җан­лы үт­те: ве­те­ран­нар үза­ра ара­ла­шып, үз тәэ­сир­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты­лар. Бо­лар көч­лә­рен кыз­ган­мый, үз...

    5 ок­тябрь­дә Яңа Чиш­мә РҮХ проф­со­юз ко­ми­те­ты ве­те­ран­нар өчен чәй та­бы­ны оеш­тыр­ды һәм алар­га азык-тө­лек­ләр ту­ты­рыл­ган па­кет­лар тап­шыр­ды. Баш та­биб Ри­шат Би­ла­лов һәм проф­ком рә­и­се Лю­бовь Ма­лан­че­ва алар ад­ре­сы­на кот­лау һәм из­ге те­ләк­лә­рен юл­ла­ды­лар. Чәй та­бы­ны бик җан­лы үт­те: ве­те­ран­нар үза­ра ара­ла­шып, үз тәэ­сир­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты­лар. Бо­лар көч­лә­рен кыз­ган­мый, үз эш­лә­ре­нә чын кү­ңел­дән би­ре­леп, го­мер­лә­рен ту­лы­сын­ча шу­ңа ба­гыш­ла­ган ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре. Ме­ди­ци­нада па­ци­ент­ның сә­ла­мәт­лә­нүе (са­вы­гу­ы) та­биб бил­ге­лә­ве­нә һәм шәф­кать ту­таш­ла­ры та­ра­фын­нан ясал­ган про­це­ду­ра­лар­га, шу­лай ук па­ла­та­лар­да­гы һәм би­на­лар­да­гы уңай­лык­ка, чис­та­лык­ка бәй­ле, әл­бәт­тә, ди­е­та шәф­кать ту­та­шы­ның эше дә зур әһә­ми­ят­кә ия. Ели­за­ве­та Зай­це­ва тө­зе­гән мах­сус ме­ню бу­ен­ча пе­шер­гән ри­зык­лар авы­ру­лар­ны һәр­чак шак­ка­ты­ра. Ире Алек­сей Зай­цев ту­рын­да да ях­шы сүз­ләр әйт­ми мөм­кин тү­гел, ул ху­җа­лык мө­ди­ре ва­зый­фа­сын­да күп хез­мәт куй­ган ке­ше. Хас­та­ха­нә­дә чис­та­лык һәм уңай­лы­лык ту­ды­ру­чы ня­неч­ка­лар Ан­на Су­дар­ки­на, Тать­я­на Ат­лан­де­ро­ва, Ва­лен­ти­на Поп­ко­ва, шу­лай ук Ан­на Ни­ко­но­ва бе­лән Ни­на Сур­чи­ло­ва­лар ту­рын­да да ба­ры җы­лы сүз­ләр ге­нә әй­тә­се ки­лә.

    Ел са­ен, ал­тын көз­дә без үз­лә­ре­нең көч­лә­рен һәм бе­лем­нә­рен үз хал­кы­на ба­гыш­ла­ган, яшь бу­ын­га үз­лә­ре­нең сә­ла­мәт­лек­лә­рен һәм яшь­лек­лә­рен бир­гән шә­хес­ләр­не хөр­мәт­ләр­гә ты­ры­ша­быз. Яңа Чиш­мә ра­йо­ны ки­но чел­тә­ре бу көн­не хәй­рия ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да өл­кән яшь­тә­ге ке­ше­ләр өчен бәй­рәм оеш­тыр­ган. 4 ок­тябрь­дә Карт­лар йор­тын­да нә­фис фильм күр­сә­тел­гән. Алар "Гу­ру" дип атал­ган һинд ки­но­сын зур ка­нә­гать­лә­нү бе­лән ка­ра­ган­нар.

    Та­гын бер ял­гыз кар­чык "и­ге­лек те­ле­фо­ны" аша дөнья бе­лән элем­тә­гә ке­реп, үзе­нә ки­рәк­ле яр­дәм ча­кыр­та ала­чак. Өл­кән­нәр ун­көн­ле­ген­дә рес­пуб­ли­ка ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да Ак­бү­ре авы­лын­нан Мин­хә­ят Гай­нет­дин кы­зы Га­ти­по­ва Яңа Чиш­мә РЭЭЧ на­чаль­ни­гы Кад­рия На­сый­ро­ва ку­лын­нан яңа кә­рәз­ле те­ле­фон ал­ды. Мин­хә­ят әби ки­рәк­ле хез­мәт­ләр­не үзе җы­еп ка­ра­ды, за­ма­на ча­ра­сын үз­ләш­те­рер­гә әби­гә бер­ке­тел­гән со­ци­аль хез­мәт­кәр Нә­фи­сә Нур­ха­мә­то­ва яр­дәм итә­чәк. Мин­хә­ят әби бик авыр хә­рә­кәт­лә­нә, бү­ләк ител­гән кә­рәз­ле те­ле­фон исә гел кул ас­тын­да бу­ла­чак һәм аңа яр­дәм ча­кы­рыр­га ярап ку­я­чак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: