Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәчеттә Корбан ашы

    7 ноябрьдә Яңа Чишмә мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан мәҗлес уздырылды, анда мәчеткә янкорма төзергә булышкан меценатлар да чакырылган иде. Азат МУСИН

    Районның имам-мөхтәсибе Газизулла хәзрәт Зартдинов районның барлык татар авылларында бәйрәм чаралары, мәҗлесләр уздырылуын билгеләп үтте. Берничә кеше Согуд Гарәбстанына Хаҗга да барып кайткан. Зирекле мәчете имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов Коръәннән аятьләр укыганнан соң мәҗлес - Корбан ашы уздырылды (корбан итен яңачишмәлеләр биргән).
    Газизулла хәзрәт Зартдинов район җитәкчеләренә һәм меценатларга мәчеткә янкорма төзүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, мөхтәсибәт исеменнән Рамил Якуповка, Раил Вәлиуллинга, Фәргат Вәлиевка һәм Нияз Галәутдиновка рәхмәт хатлары тапшырды (бәйрәм ашы исә яңа төзелгән янкормада узды, ул уңайлы һәм матур килеп чыккан).
    Яңа Чишмә мәчете имамы Илдар хәзрәт Хәсәнов мәчеттә Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре, Корбан ашлары уздыру традициягә кереп китте, дип билгеләп үтте һәм шундый чараларны оештыруга, һәрдаим ярдәм иткән Алмаз Даутов, Хөсәен Рәхимов, Адел Хәсәновка рәхмәт белдереп, рәхмәт хатлары тапшырды.
    Икенче көнне, 8 ноябрьдә, шундый ук мәҗлес хатын-кызлар өчен оештырылды. Картлар йортында яшәүчеләрне дә корбан ите, татлы ризыклар, җиләк-җимеш, камыр ризыклары белән сыйладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: