Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Мәктәпкә җыену күпмегә төшә

Тиздән балаларның мәктәпкә барыр вакытлары җитә, ә алар әле бу турыда уйламый да. Ә әти-әниләрен исә төрле сораулар борчый: баланы мәктәпкә ничек киендереп озатырга? Кием-салымны, аяк киемнәрен кайдан сатып алырга? Яңа Чишмәдә, турысын әйтик, мәктәп киемнәрен сайлап алу мөмкинлеге зур түгел, ә мәктәп өчен төрле төстәге киемнәр кирәк түгел. Яңа...

Тиздән балаларның мәктәпкә барыр вакытлары җитә, ә алар әле бу турыда уйламый да. Ә әти-әниләрен исә төрле сораулар борчый: баланы мәктәпкә ничек киендереп озатырга? Кием-салымны, аяк киемнәрен кайдан сатып алырга?

Яңа Чишмәдә, турысын әйтик, мәктәп киемнәрен сайлап алу мөмкинлеге зур түгел, ә мәктәп өчен төрле төстәге киемнәр кирәк түгел.
Яңа Чишмәдә укучылар өчен тиешле сыйфатлы киемнәрне каян сатып алырга була? Укучыларның әниләренә шушы сорау белән мөрәҗәгать итәр алдыннан без мәктәп күлмәкләре сатыла торган барлык сәүдә нокталарын әйләнеп чыктык. Кибетләрдә тынлык.
-Ни өчен? - дип сорыйбыз сатучылардан.
-Белмибез, мөгаен, яхшырак җирдән сатып алалардыр.
Аяк киемнәре бүлегендә икенче сыйныфта укучы кыз бала спорт тапочкасы киеп карый иде.
-Ничә сумга саталар? - дип сорыйм Оляның әнисеннән - Красный Октябрьдә яшәүче Натальядан, ул хуҗабикә.
-Дүрт йөз сум.
-Ә күлмәк сатып алдыгызмы соң әле?
-Юк! Кызым Алабугада укый, ә анда бердәм форма. Калган кирәк-яракларны моннан сатып алабыз.
Башка кибеттә малайлар өчен костюмнар, мәктәп күлмәкләре эленеп тора, ә сатып алучылар юк.
-Нәрсә, ажиотаж үттедәме әллә?
-Ул булмады да. Бәлки, ярминкәне көтәләрдер. Тик анда бит кыйммәтле киемнәр алып киләләр.
-Сыйфаты да икенче була инде...
-Алай ук димәс идем, - ди сатучы.
Менә тагын бер сәүдә ноктасы, ул да буш. Ә-ә, юк икән, менә сатып алучылар да керә башлады.
Анастасия, сыер савучы, Петропавел Бистәсеннән киемнәр сатып алырга килгән. Аның быел ике кызы мәктәпкә барачак: Лиза өченче сыйныфка, ә Валя - беренчегә.
-Кызларыгызга мәктәп киемнәре сатып алу өчен күпмерәк акча сарыф итәргә җыенасыз?
-20 мең китәр дип уйлыйм. Аяк-киемнәренә генә дә икесенә 6 мең сум тирәсе китте, бу - беренче һәм икенче аяк киеме, спорт өчен дә алдык. Мәктәп күлмәкләре, спорт костюмнары, эчке киемнәр, җылы кофталар, җиңел курткалар, рюкзаклар - барысы да ярыйсы гына бәядә, шуңа күрә сыйфатына әлләни игътибар да итмибез: гомер буе киеп йөрисе түгел бит - балалар бик тиз үсә.
-Ә канцтоварларга күпме акча кирәк?
-Кызлар мәктәпкә барганда, үзләрен бәхетле тойсыннар өчен, кирәк-яракларны алырга тырышасың инде.
Ир баланы мәктәпкә әзерләгәндә дә акча күп кирәк: кызлар өчен алъяпкычы белән күлмәк 1200-1400 сум торса, малайларга костюмнар 2000 сум тора, әле 2-3 күлмәк тә сатып алырга кирәк.
Кыскасы, кадерле әниләр, нәрсә һәм каян сатып алырга икән дип уйланасыз икән, башта бездәге кибетләрне йөреп чыгыгыз, монда да, шәһәрләрдәге кебек, барысы да бар. Аерма бары тик бәядә һәм сыйфатында гына.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев