Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“

Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы! Узган елларның күркәм традициясе буенча ел саен Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе үткәрелә. Бу чара мәктәп яшендә балалары булган һәм иң элек беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүче баласы булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә тәгаен ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Мондый чаралар безгә игелекле эшләрне тормышка...

Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы!
Узган елларның күркәм традициясе буенча ел саен Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе үткәрелә. Бу чара мәктәп яшендә балалары булган һәм иң элек беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүче баласы булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә тәгаен ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Мондый чаралар безгә игелекле эшләрне тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Яңа уку елы алдыннан мохтаҗ гаиләләргә кием-салым, аяк киемнәре, уку кирәк-яраклары алу өчен акча җыела.
Сездән дә ишле, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары: спорт формалары, аяк киемнәре, канцелярия товарлары, рюкзаклар алышырга акча белән ярдәм итүегезне үтенәбез.
Ярдәм итәргә ниятләсәгез, акчагызны түбәндәге реквизитларга күчерүегезне үтенәбез:
ИНН 1631008606
КПП 163101001
ОГРН 1121600004020
р/с 40703810801050007011
ОАО АИКБ "Татфондбанк" г. Казань
БИК 049205815
к/с 30101810100000000815
В назначении платежа: Благотворительная помощь по акции "Помоги собраться в школу"
Акция кысаларында төрле чаралар үткәреләчәк: 14 августта ятим, опекага алынган һәм КДН-да исәптә торучы балаларны Яр Чаллыга дельфинарийга алып барачаклар; беренче сыйныф укучысының бушлай чәчен кисү; "Жемчужина" бассейнына һәм "Олимп" УСЗ-га һ.б. бушлай бару. Август урталарында беренче сыйныфларны хөрмәтләп, акциягә йомгак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев